Тасвирлама
«Гаилә һәм мәктәп» журналының август саны
Бу сан чит илдән кергән замана трендлары белән бала тәрбияләүчеләргә ошамаячак. Ник дигәндә, тәрбия мәсьәләсендә «мәшәкать»ле киңәшләр җыйдык ахры. Тиз һәм җайлы булсын дигән принципны боздык. Ябыштыргычлы аяк киемнәреннән арынып, балага нейрокүнегү булсын дип кроссовки бавын кайсы әти-әнинең бәйләп утырасы килсен икән? Табигать белән таныштырам дип, гөмбәгә чыкканда баланы ияртүчеләр күпме? Тәрбия җиңел бирелми, бәлки «уңайсыз» киңәшләр дә ярап куяр.
Тышлыктагы геройларыбыз да үзенчәлекле – танылган журналистлар Ләйсән белән Илнар Хөснуллиннар гаиләсе. Сайлау иреге турында сөйләүче психологлар бу язманы укып йөрәкләрен бозмасын, чөнки Хөснуллиннар тәрбиядә мәҗбүрилек тә кирәк дип белдерә: музыка мәктәбенә йөрү дә, авылга кайтып әби-бабайга булышу да мәҗбүри!
Җәйге каникулда авылда эшләп кенә калмыйсың, бер дигән ялга да вакыт кала! Республика авылларына таралган балалар өчен «Ура, авылга!» проекты гөрләде. Теләчедә ничек узуы турында укып белегез.
Җәйге чаңгы спорты, кояш йогынтысы сәбәпле барлыкка килгән миңнәр, «акыллы уеннар», яшь геологлар ярышы, тарихи сәхифәләр һәм мәктпкә әзерлек... Кыскасы, гадәттәгечә кызык һәм файдалы.