Вы можете выбрать товар из Каталога.

Декабрьский номер журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками из стиха поэта Мустафа Ногман. И в этом новом номере журнала собраны поучительные статьи, ценные воспоминания, интересные находки, касающиеся нашего исторического, литературного, религиозного и художественного наследия. Какова была международная политика Золотой Орды в начальный период? О чем говорят древние памятники каменного зодчества Тюлячинского края? Какой стороной отличается вышивка марийских национальных костюмов? Какую роль сыграл ислам в марийской культуре? Кто такой Нурдавлет хан? Знаете ли вы произведения, созданные на сюжет Ку баш у татар? Каким был татарский мир 100 лет назад? Что рассказал Фазыл Туйкин в письме Сахаутдину Минлекей? Когда и как была написана песня «Юксыну» (тоска), вошедшая в золотую сокровищницу нашего художественного наследия? На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных ученых и писателей, таких как: Габдурашит Ибрагимов, Исхак Казаков, Анвар Шарипов, Вячеслав Данилов, Лябиб Лерон, Рамил Исламов, Рифат Каюмов, Айрат Чанышев, Анвар Ахсанов, Илнур Миргалиев, Тамара Молотова, и т.д., напечатанных в новом – декабрьском номере журнала “Безнен мирас”. В журнале много и других интересных сведений. У кого есть память, у того есть что сказать... Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру. Будьте вместе с журналом “Безнен мирас”! Вместе сохраним наше богатое наследие!
“Безнең мирас” журналының декабрь саны шагыйрь Мостафа Ногманның: “Күпме түзем, сабырлыклар кирәк, Тормыш юлын үткән чакларда...” – дигән юллары белән ачыла. Бу фикер белән һәркем килешәдер, мөгаен. “Безнең мирас” журналының ошбу яңа санында да тарихи, әдәби, дини һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган. Алтын Урданың башлангыч чордагы халыкара сәясәте нинди булган? Теләче төбәгенең борынгы ташъязма истәлекләрендә ни сөйли? Мари милли киемнәренең чигелеше кайсы ягы белән үзенчәлекле? Мари мәдәниятендә ислам дине нинди роль уйнаган? Кем ул Нурдәүләт хан? Татарларда Ку баш сюжетына иҗат ителгән әсәрләрне беләсезме? 100 ел элек татар дөньясы нинди булган? Фазыл Туйкин Сәхәветдин Миңлекәйгә язган хатында ниләр бәян иткән? Сәнгати мирасыбызның алтын хәзинәсенә кергән «Юксыну» җыры кайчан һәм ничек иҗат ителгән? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны “Безнең мирас” журналының 12 нче – декабрь саныннан, аерым алганда, Габдерәшит Ибраһимов, Исхак Казаков, Әнвәр Шәрипов, Вячеслав Данилов, Ләбиб Лерон, Рәмил Исламов, Рифат Каюмов, Айрат Чанышев, Әнвәр Әхсәнов, Илнур Миргалиев, Тамара Молотова язмаларыннан таба аласыз. Журналда болардан башка да кызыклы мәгълүматлар күп. Хәтере барның – әйтере бар. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! “Безнең мирас” журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк!