0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
49 рублей
Подробнее favorite_border

Инде “Чаян” журналының ноябрь саны дөньяга чыкты. Монда укучыларыбыз байтак күңелле, кызыклы һәм әһәмиятле материалларга, мәзәкләргә, карикатураларга юлыгырлар.
Беренче битен ачуга ук, бу айның игътибарга лаек четерекле вакыйгаларына, тарихи сынауларына, яшәешебезгә анализ рәвешендә шигырь бирелгән.
Журналыбызның даими сәхифәсе – фельетон битендә. Ул – “Кагыйдәсез сугышлар” дип атала. Эчтәлегендә эчкечелекнең нигә китергәне тасвирлана.
“Абау” сәхифәсендә төрле хәлләр: моторлар дөньясындагы кызыклар, юллардагы могҗизалар. Ялган архивариуслар, тозлы тюрягалар.
“Чаян почтасында” укучыларыбыздан килгән хатлар.
“Үткәннәргә карыйк каерылып”та үткенлеген югалтмаган мәзәкләр, карикатуралар.
“Чаян” шифаханәсе”ндә авыруларның дәваханәләрдәге маҗаралары.
Болардан тыш журналда чаянворд – “Уйнада да, уйла да”, “Табышмак – бил алышмак”.
Хәерле һәм күңелле мизгелләр сезгә, “Чаян”ның якын дуслары!