Вы можете выбрать товар из Каталога.

“Чаян” журналының август аендагы саны.
Гадәттәгечә, укучыларыбызны байтак карикатуралар, мәзәкләр, шигырьләр, пародияләр көтә.
2 нче биттә үк Равил Мостафинның көн кадагына суккан шигъри темасы бирелгән.
“Файдалану материалы” фельетоны, хәзерге яшьләрнең хәвефле бизнеска тартылулары, җиңел һәм акчалы наркотик кәсепле эш белән мавыгуның аянычлы нәтиҗәсе турында.
“Абау!” сәхифәсендәге темалар:
– тәрәләрнең халык зарларына һәм мөрәҗәгатьләренә салкын карашы.
– Чаллыдагы мәет җирләү эшләренең гаугалы торышы.
– тикшерүчеләрнең югары уку йортларындагы рейд үткәрү нәтиҗәләре.
“Чаян почтасы”нда бер казан гаиләсенең Сочида вәгъдә ителгән “бәхетле ял” турындагы хаты басылган.
“Чаян шифаханәсе”ндә табиблар тормышыннан кызыклы мизгелләр һәм карикатуралар яктыртылган.
Даими авторыбыз Кирам Сатиевның "Үтенеч» дип исемләнгән язмасы бакчачылар өчен файдалы киңәшләр сыман кабул ителә.