0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
125 рублей
Подробнее favorite_border

Тышлыгында – җырчы Рөстәм Насыйбуллин гаиләсе. 3 бала атасы бала тәрбияләүдә гаилә серләре белән уртаклаша. Журналист Мөршидә Кыямова язмасы.
Онлайн уку кирәкме? Яңа санда мондый укуның уңай һәм тискәре яклары, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның бу мәсьәләгә карата фикере чагыла.
Ни өчен Вай-файны ике сәгатьтән артык кулланырга ярамавы, телефонның сәламәтлеккә, акылга зыяны турында «Виртуаль челтәр кармагында» язмасында танышыйк.
Язучы Галимҗан Гыйльманов үз язмасында укучы балаларны мәктәп елларыннан ук тормышка, хезмәткә, киләчәк профессиягә әзерләү мәсьәләсен күтәрә.
«Татарстан Яңа Гасыр» телеканалы журналисты махсус хәрби операциядә йөздән артык солдат белән әңгәмә оештырган, алар турында кырыктан артык сюжет һәм җиде документаль фильм эшләгән Зөфәр Дәүләтшин – «Патриотлар тарихы» рубрикасының герое.
«Музыка дәресе» дип аталган яңа рубрикада җырчы һәм педагог Тамчыгөлнең балаларны сәнгать аша татар теленә өйрәтүе һәм мәктәп укучыларының төрле музыкага мөнәсәбәте турында сүз бара.
Балтыйк диңгезе буенда урнашкан Калининград шәһәренә сәяхәте белән бәйле истәлекләре белән Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина) уртаклаша. 
Җәйге каникулдан соң балага мәктәпкә кайтуны ничек җиңеләйтергә? Табиб-педиатр Илдус Лотфуллин балаларга, ата-аналарга киңәш бирә.
Замана баласының мәктәпкә барасы килмәве – көйсезлек кенә түгел, зур проблема. Аны чишәргә психолог Миләүшә Сәйфетдинованың киңәшләре ярдәмгә киләчәк.
Өр-яңа «Әдәбият сәгате» рубрикасында шагыйрә Лилия Гыйбадуллина балалар өчен язылган шигъри тәлгәшләрен тәкъдим итә.
Сыбызгыны ясарга өйрәтәбез: «Осталык дәресе» рубрикасын карагыз.