0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
65 рублей
Нет в наличии

Сине «Идел» журналының август саны сәламли! Тышлык герое - Кариев театрының яшь артисты Рамил Вафин. Кызларның йөрәген яндыручы бу егет үзенең уңыш һәм бәхет серләре турында сөйләде.
 «Идел»нең яңа саны интервьюларга аеруча бай. Иң мөһиме, алар - яшьләр турында. Мәсәлән, Urbantatar яшьләр оешмасы җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәй Чаллы яшьләре тормышы белән таныштырды. 
 Кинорежиссер Илшат Рәхимбай шактый шау-шу уяткан «Микулай» фильмы турында сөйләде.
 «Сәхнә» рубрикасы герое - Камал театры артисты Артур Шәйдуллин бии-бии интервью бирде.
 Журналыбызда әдәбият  зур урын алып тора - яшь шагыйрь-язучылар иҗаты белән август санында танышырга мөмкин. Шунда ук фобияләр турында этюдлар да укып үт.
 Яңа рубрикалар белән сөендерүне дәвам итәбез: бу санда музыка сөючеләр өчен татарча җырларга аккордлар тәкъдим итәбез - хәзер син татар җырларын гитарада уйный алачаксың. 
 Фән рубрикасында төшләр дөньясына чумдык. Төшләрнең нигә кирәк булуын беләсең килсә - бу мәкаләне беренчеләрдән булып укы.