0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
89 рублей
Нет в наличии

«Идел»нең декабрь саны «Evolution» креатив агентлыгы белән берлектә әзерләнде. 
Бу санда яшь түрәләр «Татар теле миңа нигә кирәк?» һәм «Мин телне ничек саклыйм?» кебек сорауларга җавап бирде.
Театр режиссерлары «син карарга тиешле» спектакльләрне киңәш итте. «Идел» К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры белән берлектә драматургия конкурсын башлап җибәрде.
«Матурлык һәм стиль» рубрикасында фотограф Йолдыз үз стиле турында сөйләде. Беренче клиентын 250 сумга киендергән стилист Галия Сафина белән интервью урын алды.
Уй һәм рух көче турында китаплар исемлеге тәкъдим иттек.
Техник фәннәр кандидаты, галим Шамил Исламов «Уңышка ирешү» серләрен ачты.
Иң тырыш, белемле яшьләр кайда яши, беләсезме? Мөслимдә! Бу санда алар белән таныштык. «Әдәбиятка яңалыкларны авырлык белән кертәбез», - бу турыда шагыйрә Дания Нәгыйм белән сөйләштек.
Шулай ук яңа аккордлар, Парижда укып кайткан беренче татар математигы Сара Шакулова турында комикс һәм Илгиз Зәйниевнең «Могҗиза» хикәясе чыкты. 
2023 елны «Идел» белән озат!