Вы можете выбрать товар из Каталога.
“Мәгариф” журналының октябрь саны яңалыкларга бай, мәгълуматлы булып чыкты. Журнал ТР Мәгариф һәм фән министры Ильсур Һадиуллинның 5 октябрь - Укытучылар көне уңаеннан котлавы белән ачылып китә. “Иҗат шатлыгы, бетмәс-төкәнмәс егәр, сабырлык, көч, үз һөнәрегездә уңышлар һәм әлбәттә сәламәтлек телим!”,- диелә котлауда.
ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов белән әңгәмәдә (“Күзәтү органнарыннан куркырга кирәкми”) сүз яңа уку елында гамәлгә кертелгән кайбер үзгәрешләр хакында бара.
“Рухи кыйммәтләребез сакчылары” дигән язма 16 – 21 сентябрьдә Казанда узган “Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы – 2024” Бөтенроссия конкурсына багышлана. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов та катнашты һәм “мәгарифтә һәр звено мөһим – мәктәпкәчәсе дә, мәктәп дәрәҗәсендәгесе дә, югары уку йортындагысы да”, дип киләчәктә тәрбиячеләр арасындагы җиңүчеләргә бирелә торган акчалата призның суммасын арттырыру кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Нәтиҗәдә иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы дип Улан-Удэдан бурят теле укытучысы Светлана Раданжапова, ә “иң яхшы туган тел һәм әдәбияты тәрбиячесе” дип Уфадан башкорт балалар бакчасы тәрбиячесе Алия Ишдәүләтовалар табылды.
Бу санда педагогика фәннәре кандидаты, ТР мәгарифне үстерү институтының укыту-методик эшләр буенча проректоры Александр Хохлов педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү өлкәсендәге заманча технологияләрне бәян итә.
Журналда Баулы районы мәгариф системасы эшчәнлегенә шактый урын бирелә. Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гөзәиров, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарина Ганиева белән әңгәмәләрдә районда бу юнәлештә башкарылган эшләр шактый киң яктырта.
“Яңа мәктәпләрдә яңа сулыш” дигән баш астында бирелгән язмада сүз быелгы уку елында ачылган яңа мәктәпләр турында бара. “Быелгы яңа уку елына «Мәгариф» милли проекты буенча республикада 8 590 урынлык 8 яңа мәктәп төзелде. Казанның өч мәктәп янына Чаллының 65 нче микрорайонында, Лаеш районының Усад, Комлы Кавал, Биектау районының Чернышёвка авылында һәм Биектауның үзендә калкып чыккан мәктәпләрне дә өстибез. Шул ук вакытта эшләп килгән мәктәпләрдә (Питрәч районы Көек авылы мәктәбенә 600 урынлы; Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиягә 270 укучыга исәпләнгән; Кукмарадагы 3 нче мәктәпкә ... урынлык өстәмә корпуслар төзелде.”,- диелә анда.
Татарстан Республикасының халык укытучысы Ләйсән Галиәкбәр кызы Әминова (Актаныш районы) турындагы язма да (“Мөгаллимнең йөрәк сере”) укучыларыбызда зур кызыксыну уятачак.