0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
71 рубль
Нет в наличии

Август – табигатьнең төсләргә, исләргә, тәмнәргә иң бай чагы! «Сөембикә» журналының август саны да нәкъ шундый. 

Укучы өчен кызыклы язмалар бу санда шактый. Бетон бизнесы белән шөгыльләнүче Рәсүлә Яруллина күңеленә җыр-моң да ничек сыйганын белергә, шагыйрь Равил Фәйзуллинның тормыш кагыйдәләре белән танышырга, «Микулай» фильмының режиссеры Илшат Рәхимбайның уңыш серләре турында укып белергә була.

 «Гаилә йорты» дигән уникаль проект белән танышып, анда балаларның, аларның әти-әниләренең куркыныч авыру турында онытып яшәүләре турында укырсыз. Якутиядә Ысыах бәйрәмендә булып кайткан журналистның язмасын укыгач, күбегездә: «Ә ник әле без үзебезнең Сабантуйга милли киемнән чыкмыйбыз?» - дигән сорау тумый калмас. 

Балалар үзара дус булмауда әти-әнинең гаебе бармы-юкмы, артист Динар Хөснетдиновның күзләре нигә моңсу… Бу сорауларга җавапны август саныбызда табырсыз. 

Яңа борынгы рецепт белән дә сыйланмый калмагыз!

 

Август – самый богатый на вкусы и ароматы месяц. Новый номер журнала «Сююмбикэ» также разнообразен и интересен.

Каждый читатель найдет для себя статью по душе. Тонны бетона и татарская мелодичность… казалось бы несовместимые вещи. Но не для предпринимателя - хозяйки сурового бетонного бизнеса Расули Яруллиной. Читатель познакомится с правилами жизни народного поэта РТ Равиля Файзуллина; вместе с автором задумается, есть ли вина родителей в том, что дети не дружат между собой; узнает об истоках успеха режиссера фильма «Микулай» Ильшата Рахимбая…

Мы расскажем об уникальном проекте «Семейный дом», за стенами которого родители и дети забывают о самом страшном.

Прочитав статью нашего журналиста, побывавшего на якутском празднике Ысыах, думаем, многие зададут себе вопрос: «А что мешает нам на нашем празднике Сабантуй быть в национальном платье?» 

И традиционный старинный рецепт, который вполне может стать хозяином вашего праздничного стола!