0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
79 рублей
Подробнее favorite_border

 Вышел в свет новый номер журнала «Сөембикә». Оставаясь верным себе, он радует своих читателей интересными, качественными, душевными статьями.

 Героиня обложки – заместитель директора по ветеринарии птицефабрики «Яратель» Роза Мирзабулатова. В статье «Яратылган йомырка» вы пройдете по ее жизненному пути и... по пути, которое проходит яйцо от самого начала до нашего стола.

 Самое сильное чувство на земле – любовь. Желание быть всегда с любимым, заботиться и даже где-то приревновать – привычное явление. Между этим привычным явлением и подчиненной любовью существует тонкая грань, перейдя которую отношения принимают болезненный оттенок. Статье «Үтергәнче ярату» поможет разглядеть ту самую грань.

 23 Февраля – День защитника Отечества. Статья «Гасырга тиң 366 көн» дневники матери солдата.

 Гость рубрики «Правила жизни» – писатель, драматург, журналист Равиль Сабыр.

 Амирхана Еники называли аристократом татарской литературы. Он раскрывал внутренний мир человека, его чувства с мастерством психолога и художника. А каким же человеком был в жизни сам писатель? Прочитав статью «Кеше күңеленең тургае», перед вами предстанет образ Амирхана Еники.

 В 14 лет судьба приподнесла ей самые суровые испытания. Но она смогла найти в себе силы жить дальше. Статья «Язмышка юк үпкәм» о силе духа Лейсан Габдрахмановой.

 «Үз дөньям» – новая рубрика журнала. Она о загадочном и порой необъяснимом женском мире. Не сомневаемся, в статье «Алайса, без сезгә киләбез» многие узнают себя.

 В рубрике «Бер җыр тарихы» вы познакомитесь с историей создания популярной по сей день песни «Адаштым».

 Ответы врачей на вопросы читателей, правила этикета – все полезные советы в рубрике «Хатын-кыз галәме». Пиццу приготовим вместе с семьей Айсылу Лерон.

«Сөембикә» журналының яңа саны дөнья күрде. Бу саныбыз да салкын февраль кичләрендә күңелләргә җылы өстәрлек, җанда өмет уятырлык язмаларга бай.

 Журнал тышлыгыннан елмаючы ханым – «Яратель» кошчылык фабрикасының ветеринария буенча директор урынбасары Роза Мирзабулатова. «Яратылган йомырка» язмасында Роза Мирзабулатова белән тормыш һәм... йомырка юлыннан бергә үтәрсез. Алар аерылгысыз!

 Дөньядагы иң зур хис – мәхәббәт. Сөйгәнең белән гел янәшә буласы килү, кайгырту, хәтта бераз гына көнләшү дә – гадәти хәл. Шушы гадәти хәл белән яраткан кешеңә буйсыну арасын нечкә генә бер кыл бүлеп тора. Ул чикне үтәсең икән, мөнәсәбәтләр «авырый башлый». «Үтергәнче ярату» язмасында әнә шул чикне барларга ярдәм итәр/

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. «Гасырга тиң 366 көн» язмасы – улын армия сафларына озаткан һәм һәр көнне санап, тизрәк күрешүне көтеп яшәгән әни көндәлеге. Әлеге көндәлекнең һәр битендә ананың борчулары, сагынулары, шатлыклары.

«Күңелем тәрәзәсе» сихифәсенең кунагы – язучы, драматург, журналист Равил Сабыр. «Хатын-кыз күңелендә сагыну яшидер кебек...» язмасында – аның тормыш кагыйдәләре.

 Әмирхан Еникине «татар әдәбиятының аристократы» диләр. Кешенең эчке дөньясын, хисләрен психолог, рәссам осталыгы белән ачып биргән язучы тормышта нинди кеше булган соң? «Кеше күңеленең тургае» язмасын укыганда язучы Әмирхан Еники образы күз алдыгызга килер.

 14 яшендә язмышның коточкыч авыр сынауларына дучар булып та, үзендә яшәргә көч тапкан батыр йөрәкле Ләйсән Габдрахманова турында «Язмышка юк үпкәм» язмасыннан укый аласыз.

 Яңа саныбызда – «Үз дөньям» дип аталган яңа сәхифә. Серле һәм гаҗәеп кызык хатын-кыз дөньясы турында ул. «Алайса, без сезгә киләбез» язмасынннан күпләрегез үзен танып алачак.

 Бу җырны белмәгән, кар-бураннарга уралып йөрәкне сулкылдаткан мизгелләрне сагынмаган кеше бармы икән? «Бер җыр тарихы» сәхифәсендә – «Адаштым» җырының туу тарихы.

 «Хатын-кыз» галәме кушымтасында табибка сораулар, этикет кагыйдәләре белән танышырсыз. «Аш-су» сәхифәсендә Айсылу Лерон гаиләсе белән бергәләп пицца пешерерсез.