0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
149 рублей
Подробнее favorite_border

ДӨНЬЯНЫ ЯХШЫГА ҮЗГӘРТҮ ЮНӘЛЕШЕНДӘ...
 
Казан дөньякүләм масштабтагы вакыйгаларга инде ияләште кебек, алай гына да түгел, гадәттә ул үзе – аларның үзәге. Менә 2024 елның октябрендә  дә Казанда шундый зур вакыйга - «БРИКС рухы» хөкем сөрә. Саммитның максаты бер – «дөньяны яхшыга үзгәртү». 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта Россия Федерациясе рәислек итә. Безнең рәислектәге ел «гадел глобаль үсеш һәм куркынычсызлык хакына күпкырлылыкны ныгыту» девизы астында үтә. Без бүгенге күпполярлы дөнья шартларында БРИКС илләренең  «дөньяны яхшыга үзгәртү»дә нигез һәм таяныч була ала, дип ышанабыз. Бу турыда үзебезнең басмабызда да яздык.
Октябрь санында шулай ук мәгариф темасын да күтәрдек. Илебездә инженер кадрларга кытлык проблемасын “Инженерлар республикасы» проекты хәл итәргә алынды. Бу турыда шактый кызыклы материаллар урнаштырдык.
Традицион рубрикалардан тарихи сәхифәбездә мәгърифәтче Шакирҗан Таһири турында яздык.
Хәбәрчеләребез, республикабызның иң ерак районнарының берсе – Актанышка барып, Киров авылынды кунак булдылар, һәм бу гүзәл якның уңганнары турында матур гына язма килеп чыкты.
Басмабызның бу санын рәхәтләнеп укырга була!