0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
149 рублей
Нет в наличии

 «Татарстан»ның декабрь санында укыгыз:
 
 
КАЗАН УНИВЕРСИТЕТЫН ТӘМАМЛАУЧЫЛАР
 
РФА академигы, физика-математика фәннәре докторы Кев Салихов Америкадан, профессор Гарет Итоннан хат ала. “Мин сезнең җырлавыгызны хәтерлим әле, - дип яза профессор. – Бервакыт без үзебезнең фәнни җыелышта сезнең туган көнне бәйрәм иткән һәм торт белән сыйланган идек”.
 
“Бервакыт” дигәне 1996 ел була, ул вакытта парамагнетикларда спин системалары динамикасын өйрәнү өлкәсендә эшләүче галим Кев Салиховка Денвер симпозиумында ЭПР халыкара җәмгыятенең алтын медален тапшыралар. Ул – әлеге медальне алган бердәнбер Россия галиме.
Тантанадан соң банкетта Кев Салихов, барлык кунакларны гаҗәпкә калдырып, татарча үзенең яраткан “Кара урман” җырын җырлый да инде.
 - Кайвакыт көтелмәгән хәлләр була, миңа нәрсәдер әйтергә кирәк, ә мин моңа әзер түгел, - дип аңлата Кев Миңнулла улы.  – Менә шундый вакытларда мин җырлыйм. Һәм бермәлне үземне бик бирелеп тыңлауларына игътибар иттем. Шуннан бирле мин бу алымнан файдаланам. Бервакыт ниндидер чарада танылган җырчыбыз Илһам Шакировны очраттым. Ул “Кара урман”ны искиткеч  шәп җырлый иде бит. Аңардан бу җырны җырларга рөхсәт итүен үтендем. Ул рөхсәт итте. Шул рәвешле татар халык җыры минем ышанычлы ярдәмчемә әйләнде.
Басмабызның бу санында Казан университетын тәмамлаган башка күренекле шәхесләр турында язмалар бар.
 
МӨХӘММӘТХАН ФАЗЛУЛЛИН: ТЕЛ ЯЗМЫШЫ САГЫНДА
 
Татар фәне һәм мәгарифе тарихында һичшиксез тирән эз калдырган Мөхәммәтхан Фазлуллинның фәнни мирасы хакында кызып-кызып бәхәсләшергә була. Мөгаен, аның гомерлек хезмәтенең әһәмиятен дискуссияләр ассызыклый гына төшәдер.
“Касыймия” мәдрәсәсен, аннан соң Казан укытучылар мәктәбен тәмамлаган Фазлуллин гомере буе милләтенә хезмәт итә. Латинлаштыру эше башланган елларда ул татар теленең имлясын алыштыру идеясын халыкка таратырга тиешле «Яңалиф» җәмгыятенең әгъзасы һәм фәнни-методик советы сәркатибе була. Кириллицага күчүнең беренче проектын да ул тәкъдим итә. Шунысы кызык: ул татар теленә хас авазлар өчен бернинди дә өстәмә хәрефләр алмаска чакыра. Аның фикеренчә, татар теле әкренләп гадиләшә барырга, аның кайбер авазлары бөтенләй төшеп калырга тиеш була: къ, гъ авазлары киләчәктә бөтенләй бетә, җ белән һ дә перспективасыз дип табыла, чөнки җ авазын й кысрыклый, ә һ, гомумән, татарның чын авазы түгел һ.б.лар.
Әлеге исеме онытыла төшкән галимның башка кызыклы да, бәхәсле дә фикерләре турында журналыбызның декабрь cанында яздык.
 
ЯҢА БҮЛӘК: ИЛҺАМЛЫ АВЫЛ
Тукай районына сәяхәткә кузгалдык. Яңгыр сибәләп тора. Югыйсә декабрьнең беренче атнасы узып бара. Узган ел бу вакыт ап-ак кар иде, дип сөйләшәбез. Әйе, ел белән ел охшаш булмый шул.
Авыллар да бер-берсеннән аерыла. Без барасы Яңа Бүләк авылы татар милләтенә легендар җырчы – Илһам Шакировны биргән төбәк. Илһам ага олыгайган көндә дә Яңа Бүләккә кайтып йөргән. Биредә бүген дә аның туганнары яши.
Бүгенге көндә авыл нинди хәлдә? Аның халкы ничек көн күрә? Җырчының истәлеге ничек саклана? Хәбәрчебезнең язмасында сез әлеге сорауларга җавап табарсыз дип уйлыйбыз.