Описание
“Чаян” журналының июнь саны дөньяга чыкты. Гадәттәгечә анда яшәешебезнең җитди мәшәкатьләре чагылдырылган. Беренче битендәге “Электричкадан репортаж” дигән шигъри фәлсәфәдә бу мәсьәлә матур яктыртыла.
“Чакырылмаган кунаклар” фельетонында, “яхшылык кылучылар” яхшы күләмдәге акчалар ярдәмендә, качып килгән мигрантларны ничек итеп алыштыргысыз һөнәрчеләргә әверелдерүләре турында хикәяли.
“Абау” сәхифәсендә чәч үрә торырлык хәлләр: Чаллы шәһәрендә яшәүче берәүгә астрономик зурлыкта җылылык өчен түләү килгән һәм шул сәбәптән бөтен тәне кызып, температурасы күтәрелгән; Туймазы шәһәренең башлыгы халыкка “матур” телекүренеш - каракларның юл хәрәкәте билгеләрен урлауларын Лох авылы күрсәткече фонында төшергән.
“Тамаша – машина” сәхифәсендә укучыларыбыз юлдагы кызыкларны укыр һәм ике карикатурага сокланып карар.
Чаян тортында чия – Анастасия Васильеваның вернисажы.
Болардан башка бу ай санында – мәзәкләр, чаянворд, “Табышмак – бил алышмак”.
Күңелле уку мизгелләре сезгә!