Описание
Яңа сан белән – Яңа Ел каршылыйбыз. “Чаян” шундый ул! Укучыларыбыз күңеленә күп санлы карикатуралы, мәзәкле, шигырьле журналыбыз хуш килер!
“Ярсу уеннар” дигән фельетон да заманыбыз вандаллары тудырган маҗараларны бик тәфсирләп бирә алган.
“Абау!” сәхифәсендә яшәешебезнең һич мөмкин булырга тиеш түгел очраклары чагылдырылган.
“Үткәннәргә карыйк каерылып” сәхифәсе үзенең традицияләрен даими үткәреп бара – анда үткәннәрнең юмор-сатирасы хәзерге заман көзгесендәге кебек.
“Чаян шифаханәсе”ндә укучыларыбыз сәламәтлек сеанслары ала – медицина полисларыгызсыз, талонсыз һәм чиратсыз.
Болардан тыш журнал битләрендә – чаянворд, “Табышмак – бил алышмак”.
Игътибар белән укып чыксагыз, һичшиксез кәефегез күтәрелер!
В Новый год – с новым номером журнала! Вышел в свет январский «Чаян».
Читатель найдет в нём немало острых карикатур, юморесок, стихов, пародий и, конечно, анекдотов.
Фельетон «И вечный бой» рассказывает о проделках современных вандалов.
Необычные факты из нашей непредсказуемой жизни в рубрике «Полный абзац!»
Чаяновский юмор на все времена можно найти на страничке «Смех сквозь годы»
В «Здравпункте Чаяна» читатель получит оздоровительный сеанс смехотерапии, без медицинских полисов, талончиков и очередей.
Кроме того, в журнальное меню вошли – чаянворд, игротека и загадочный уголок.
Приятного, а главное, веселого чтения!