Корзина
Товар
Кол-во
Цена

добрые сказки . тәти әкиятләр

На татарском языке

photo_2025-10-29_14-17-39.jpg
12.jpg
26.jpg
27.jpg
34.jpg
46.jpg
48.jpg
80.jpg
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
515 ₽ 815₽ -37%

Описание

Балалар язучысы Зилә Язның (Зилә Фәйзуллина) «Тәти әкиятләр» дигән яңа китабы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга укырга тәкъдим ителә. Бу китапта әйләнә-тирә дөньяның төрле күренешләре, бөҗәкләр, җиләк-җимешләр, өй җиһазлары, юлда, сулыкларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту һәм башкалар турында унике әкият тупланган. 
Әкиятләрнең психологик йогынтысы зур. Алар ярдәмендә бала үз хисләрен иркен белдерергә, фантазиясен үстерергә, үз-үзенә ышанырга өйрәнер. Әкият геройлары белән бергәләп үз хисләренең сәбәпләрен яхшырак аңлый башлар. 
Влада Семёнова исемле рәссамның зур, якты, искиткеч матур рәсемнәре яшь укучыларга игелекле әкиятләр дөньясына чумарга һәм аларның сөйкемле геройлары белән дуслашырга ярдәм итәр.
Һәр әкиятнең татар һәм рус телләрендәге аудиоязмасы бар. Зилә Яз әкиятләрен тыңлап, сабый геройларның кайгысын уртаклашырга, яхшылык белән яманлыкны аерырга, гаделлек һәм дуслыкның кадерен белергә өйрәнер. 
Әкиятләрдән соң бирелгән уенлы битләр дөньяны танып белүче балалар өчен чын бүләк булыр.
Перейти к описанию