Корзина
Товар
Кол-во
Цена

журнал . татарстан №8

На татарском языке

Tatarstan_08_415_2026_TAT_ 1_обл.jpg
Tatarstan_08_415_2026_TAT_46-47.jpg
Tatarstan_08_415_2026_TAT_68-69.jpg
Tatarstan_08_415_2026_TAT_90-91.jpg
Tatarstan_08_415_2026_TAT_содержание.jpg
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
249 ₽

Описание

КҮРШЕЛӘРЕБЕЗ  "Татарстан" журналы һәр елны җәйге саннарының берсен сәяхәтләргә багышлый. Чөнки җәй - ял итү вакыты! Отпуск, ял көннәрегезне һәм хәтта җылы җәйге кичләрегезне дә тулысынча файдаланып калыгыз. 

Татарстанда күңелле һәм ямьле итеп ял итү өчен кызыклы урыннар җитәрлек. Ә инде Татарстанда ял иткәннән соң, күршеләргә бара аласыз – бәхеткә, бездә алар күп: Мари Эл, Удмуртия, Чувашия, Башкортстан, Самара өлкәсе, Ульяновск өлкәсе һәм Киров өлкәсе.

Күршеләребез гаҗәеп кунакчыл да: алар безне һәрчак шатланып каршы ала, сезне дә шулай ук хөрмәтләячәк. Туристик маршрутыгызны кая сузарга – бездән берничә файдалы киңәш: 

Чувашиягә - Трактор тарихы фәнни-техник музеена – сүз уңаеннан, ул бөтен илгә бердәнбер! 

Удмуртиягә – Пётр Ильич Чайковскийның туган утарына – ул йорт мәхәббәт, музыка һәм матур истәлекләр мөлдерәп тора...

Ульяновскига – Обломовның “фәлсәфи диванында” кырын ятып торырга, Карамзинның “Ё”  хәрефе янында сурәткә төшәргә, агач башлары гигант бер сүзне тәшкил иткән парк буйлап йөрергә...

Хлынов, Вятка, Кировка – ә бу сәяхәтләр турында нәрсә уйлыйсыз? Бер көнгә өч урын күбрәк, диясезме! Бәхеткә, болар барысы да бер үк шәһәрнең исемнәре.

Укыгыз һәм безнең белән бергә сәяхәт итегез!

АК ЧӘЧӘКЛӘР ВАЛЬСЫ

Эчке дөньясыннан бөркелгән яктылыгы, бәллүр лирик сопраносы белән күңелеңне яулап ала. Зыялылыгы, затлылыгы белән хәйран калдыра. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Халык уен кораллары оркестры солисты Резеда Галимованы белгән кешеләр аңа әнә шундый бәя бирә. Без аның белән җыр сәнгате, шәхес кадере, ана һәм бала мөнәсәбәтләре турында сөйләштек.

         Басмабызның август санында затлы җырчы белән гамьле әңгәмәбезне укыгыз!

ИҢ БӘХЕТЛЕ КЕШЕ ТУГАН ҖИРЕНДӘ ЯШИ!

Авыллар язмышы да кешеләрнеке кебек: гасырлар дәвамында ниләр генә күрмәгән. Арада аеруча гыйбрәтле тарихлылары очрый. Буа районының Адав-Толымбай авылын әнә шундыйлар рәтенә кертергә мөмкин.  Биредә гасырлар буе татарлар белән чувашлар күрше булып яшәгән. Алай гына да түгел, 1790 нчы елларда бер төркем чувашлар, ислам диненә күчеп, татар булып язылган. Ул нәсел дәвамчылары бүген дә авылда яши, алар инде үзләрен чын татар дип саный. 

Адав-Толымбайда рус, казах гаиләләре дә бар. Милләткә бүлеш юк, монда барысы да үзен “толымбайлы” дип атый. 

Әлеге кызыклы авыл тормышы белән журналыбызның август санында танышыгыз!

Перейти к описанию

Похожие товары