Описание
КАЙБЫЧ: КҮКРӘП ТОРГАН ИМӘННӘР ИЛЕ…
«Татарстан» республикабыз кала һәм салалары буйлап сәфәргә чыгарга ярата. Һәр районда диярлек берничә мәртәбә булганыбыз бар, әмма Кайбыч районы безнең өчен аеруча ямьле, аеруча кадерле. Һәм менә ни өчен:
- ул зур түгел, ләкин бик матур;
- ул авыл районы, әмма монда яшәү шартлары «шәһәрдәге кебек»;
- анда яшәүче халык кунакчыл, эшчән, булдыклы, үз районнарын бернинди шәһәргә һәм чит илгә алмаштырмый;
- җирле музейлар уникаль җәүһәрләргә генә түгел, ә чын тарихларга да бай, аларны сөйләсәң, теләсә кайсы легенда күләгәдә кала кебек.
Хәер, сөйләп торасы да юк - биредә үскән 350 еллык имәннәрне күреп кенә дә һушың китәр!
Эх, хатирәләр бөтен җанымны биләп алды – бер барып күрергә кирәк! Әйдәгез, Олы Кайбычка киттек!
Кайбычка баргач алган тәэсирләребез хакында басмабызның октябрь санында укыгыз.
ЧҮТИ: ОЛЫ ЮЛ ЫШЫГЫНДА...
Кайбыч районында төрле милләт вәкилләре үзара тату яши. Моны аңлар өчен районның төрле авылларына сәяхәт кылу да җитә. Чүти - Чувашия белән чиктәш авыл. Мәскәү юлы да ерак түгел, ә болар барысы да авылның оешуына, тарихына этәргеч булган.
Чүти – данлыклы ат карагы, татар риваятьләренә кереп калган Шәкүр карак авылы да. Бөтен тирә-як районнарны, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләрен дер селкетеп тоткан ул. Аны әле дә зур горурлык белән искә алалар, дияр идек. Ни өчен? Бу турыда һәм әлеге авылның бүгенгесе, киләчәге хакында хәбәрчебез язмасын укып белерсез.
СӘЯХЛӘР ЮЛЫ, ЯКИ МӨДӘРРИС ӘГЪЛӘМНЕҢ ИХТЫЯРИ АСКЕЗАСЫ
Биографиясен тәфсилләп яза башласаң, әллә ни озын сәхифә дә килеп чыкмый – бер биткә сыя да бетә. Әмма кош кебек ыспай гына, җыйнак гәүдәсендә милләт гамен дә, тарихын да, аның хәтерен дә сеңдергән бу шагыйрь турында замандашы – икенче бер гаҗәеп шагыйрь Зөлфәт бик дөрес сүзләр әйтә: «Сәях дустым, Нәни гигант!» - ди. Әнә шул сәяхлек белән алыплык ноктасыннан фикер йөртү, каян килгәнебезне һәм кая баруыбызны гомере буена бер генә мизгелгә дә уеннан чыгармау – аның асылы. Һәм нәкъ менә шул, гавам ыгы-зыгысыннан коткарып, Галәмият белән тоташтырыр өчен, Аккош күле урманнарына – ихтыяри аскезага алып киткәндер дә аны...
Татар шагыйре Мөдәррис Әгъләм турында кызыклы фактлар белән басмабыздагы язманы укып таныша аласыз.