Описание
Мартовский номер 2025 года журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала.
Во 3-м номере журнала “Безнең мирас” были опубликованы новые труды, касающиеся нашего исторического, литературного, духовного, философского и художественного наследия, содержательные и поучительные заметки, ценные воспоминания, интересные находки.
Кем были пеласки?
Повлияли ли женщины Золотой Орды на политику?
Какими действиями прославился хан Махмуд?
Какие дела вела династия Гиреев на Казанском престоле?
Какие рукописи Губайдуллы Буби сохранились?
Сотрудничал ли с журналом «Сююмбике» известный род Буби?
Каков путь сохранения исторической памяти будущих поколений?
Какие новые сведения найдены о Марьям Буби-Атмадже?
Как говорят в Агрызе?
В какой деревне родился курмашевец-джалиловец Абдулла Баттал?
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Адиля Айда, Эльмира Сайфутдинова, Ихтияр Киямов, Анвар Аксанов, Раиф Марданов, Энже Сабирова, Рамзиля Маннова, Расиля Гарифуллина, Эльза Сибгатова, Айзирак Гараева-Акчура, Сююмбика Кашапова, Гульфия Гайнуллина, Габдурашит Ибрагимов, Айдар Гайнутдинов, Рамиль Бикбаев. Джамал Валиди, Гаяз Исхаки, Алина Хусаинова, Нурия Маннапова, Лябиб Лерон и т.д., напечатанных в новом мартовском номере журнала «Безнен мирас».
Как говорит наш мудрый народ: “У кого есть память, у того есть что сказать...” Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру.
Давайте вместе сохраним наше богатое наследие и передадим его будущим поколениям! И не забудем поучительную поговорку: "У кого есть прошлое – у него есть будущее".
Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»! «Безнең мирас» журналының 3 нче – март ае саны мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм галим Каюм Насыйриның «Китаб-әт-тәрбия» исемле хезмәтеннән алынган гыйбрәтле хикәят белән ачыла. Олуг галимнең әлеге хезмәтендәге тәрбияви хикәятләр һәм нәсыйхәтләр белән журналның киләсе саннарында да танышып бару мөмкин булачак.
«Безнең мирас» журналының 3 нче санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
Пеласклар кемнәр иде?
Алтын Урда хатын-кызлары сәясәткә йогынты ясаганмы?
Мәхмүд хан нинди гамәлләре белән танылган?
Гәрәйләр Казан тәхетендә нинди эшләр башкарганнар?
Габдулла Бубыйның кайсы кулъязмалары сакланган?
Мәшһүр Бубыйлар «Сөембикә» журналы белән хезмәттәшлек иткәнме?
Киләчәк буынның тарихи хәтерен саклап калу юлы нинди?
Мәрьям Бубый-Атмаҗа хакында нинди яңа мәгълүматлар табылган?
Әгерҗедә ничек сөйләшәләр?
Кормашчы-җәлилче Абдулла Баттал кайсы авылда туган?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны «Безнең мирас» журналының 3 нче – март саныннан, аерым алганда, Адилә Айда, Эльмира Сәйфетдинова, Ихтыяр Кыямов, Әнвәр Әкъсәнов, Раиф Мәрданов, Энҗе Сабирова, Рәмзилә Маннанова, Рәсилә Гарифуллина, Эльза Сибгатова, Айзирәк Гәрәева-Акчура, Сөембикә Кашапова, Гөлфия Гайнуллина, Габдерәшит Ибраһимов, Айдар Гайнетдинов, Рамил Бикбаев, Җамал Вәлиди, Гаяз Исхакый, Алинә Хөсәенова, Нурия Маннапова, Ләбиб Лерон һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
«Хәтере барның – әйтере бар», – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! «Безнең мирас» журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! «Үткәне барның – киләчәге дә бар», – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!