Описание
Август исе исе килә, сизәсезме? Кояш та гамьле елмая, ял тәмен белә башлагач кына бакча-мәктәп искә төшә, әллә ниләр эшләп өлгерәсе килә... Журнал да шул хакта:
- Зөлфия Вәлиева белән Тәлгать Латыйпов гаиләсенә сокланып карыйбыз. Гаилә кыйммәтләре һәм тәрбия үзенчәлекләре турында сөйләштек үзләре белән. Тышлык геройларыбыз – нәкъ үзләре.
- Виртуоз гармунчы һәм халык күңелендә якты нур булып сакланган Рөстәм Вәлиевне искә алдык. Улы Ислам (шулай ук гармунчы!) нәсел силсиләсен сүтә.
- Тинчурин театры яңа бинада, яңа режиссёр белән бер сезонын япты. Айдар Җаббаров белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
- Сәяхәтләр сезоны августта ачыла гына дию ялгыш түгел. Чемоданга нинди киңәшләр тутырыйк икән?
- Мәтрүшкә – үләннәр патшасы. Кайбычта хәтта бәйрәме уздырыла.
- Ишкәкле ишү спортының күпкырлылыгы һәм файдасы турында укыгыз.
- Бусагада – сентябрь. Бакча һәм мәктәпкә әзерлек үзенчәлекләре турында психолог киңәшләре. Төп киңәш – әзерлек дип, ял итәргә онытмагыз.