Описание
В октябре «Сабантую» исполняется 101 год! Итак, какими интересными материалами порадует наше издание на этот раз?
На обложке журнала – Казанская детская филармония. Их выступления украшают мероприятия, проводимые в Татарстане. С маленькими артистами можно познакомиться в фотокомиксе.
Друзья, представьте: вы возвращаетесь из школы, и ни в одном доме, который вы встречаете по дороге, нет стекол. Войдя в дом, вы не найдете даже стеклянной посуды! И свое растерянное лицо нельзя увидеть, потому что зеркала тоже нет. Если бы в свое время не изобрели стекло, у нас не было бы еще много чего полезного. А как же обрабатывается стекло? Это мы проследили в Мамадыше. Этот удивительный процесс можно увидеть не только на страницах журнала, но и в видеоформате. Скорее загляни!
Продолжаем путешествие с «Сабантуем». В октябре мы посетили Рыбную слободу. Название района соответствует местности. Здесь жители издавна занимались рыбной ловлей. Скорее прочтите материал и поторопитесь посмотреть видео о нашем маленьком путешествии.
Новый учебный год – новые конкурсы! На странице 16 ознакомитесь с условиями проведения всех конкурсов. Будьте активными, друзья!
В рубрике «Город-герой» подготовили для вас экзаменационное задание. Да, да! Проверим как в течение года вы усваивали материал о городах, удостоенных званий героев. Проверьте свои знания с помощью теста!
Друзья, у нас у всех в организме есть частички золота. Не верите? Откройте рубрику «Познаю себя»! На этот раз мы рассказали о строении волоса. Врач-трихолог Элиза Гимадиева дала полезные советы по уходу за волосами.
В октябре в рубрике «Писатели детства» передаем слово талантливому поэту Фанилю Гилязову! Его стихи способны поднять настроение и вызвать улыбку на лице.
Друзья! «Сабантую» – 101 год. В честь дня рождения устраиваем небольшой конкурс. Раскрасив праздничный торт на 31 странице, вы сможете получить подарок.
Пусть «Сабантуй» всегда будет с вами! Наше издание обеспечит вам прекрасное настроение!
Октябрь – туган көн ае! «Сабантуй»га октябрьдә 101 яшь тула. Бу юлы басмабыз нинди кызыклы битләре белән сөендерер икән?
Журналның октябрь тышлыгында – Казан балалар филармониясе. Аларның чыгышлары Татарстанда үткәрелгән чараларны бизи. Кечкенә артистлар белән фотокомикста танышырга мөмкин.
Дуслар, күз алдыгызга китерегез: мәктәптән кайтасыз, юлда очраган бер генә йортның да тәрәзәсендә пыяла юк. Өйгә кергәч, пыяладан эшләнгән савыт-сабаны да таба алмыйсыз. Аптыраган йөзегезне көзгедән карап та булмый, чөнки ул да юк. Үз вакытында пыяла уйлап табылмаган булса, әле бик күп файдалы җиһазларыбыз булмас иде. Ә пыяла ничек эшкәртелә соң? Моны без Мамадышта күреп кайттык. Әлеге гаҗәеп процессны журналның «Үзебезнеке» сәхифәсендә генә түгел, видеоформатта да күрергә кирәк!
«Сабантуй»лы сәяхәтне дәвам итәбез. Октябрьдә Казаннан 91 чакрым ераклыкта урнашкан Балык Бистәсендә булдык. Районның исеме җисеменә туры килә. Монда халык элек-электән балык тоту белән шөгыльләнгән. Кызыклы язманы тизрәк укып, сәяхәт видеосын карарга ашыгыгыз.
Әле ул гына түгел! «Сабантуй» – Нидерландта! Әйе-әйе! Журналыбызны укучылар анда да бар! Сүз нәрсә турында барганын язманы укыгач белерсез.
Яңа уку елы – яңа бәйгеләр! Берсеннән-берсе кызыклы бәйгеләрдә сез дә актив катнашыгыз. Журналның 16 нчы бите шартлар белән таныштырыр.
«Герой-шәһәр» сәхифәсе сезгә имтихан биреме әзерләде. Бер ел дәвамында сугыш вакытында герой исеменә лаек булган шәһәрләр турында мәгълүматны ничек үзләштердегез икән? Тест ярдәмендә үзегезне тикшерегез!
Бер һәрберебез – алтын! Ышанмасагыз, «Үземне өйрәнәм» сәхифәсен ачып укыгыз. Бу юлы без чәч төзелешнә игътибар бирдек. Табиб-трихолог Элиза Гыймадиева чәчләрне кайгырту буенча файдалы киңәшләр бирде.
«Балачак әдипләре» битләрендә сүзне шагыйрь Фәнил Гыйләҗевкә бирдек. Аның кызыклы шигырьләре йөзне шунда ук елмаюга күмәргә сәләтле.
Дуслар! «Сабантуй»га 101 яшь. Шул уңайдан басманың 31 биттә бирелгән буягычын – бәйрәм тортын матур төсләргә буяп, җиңүче була аласыз. Ә җиңүчегә нәрсә бирәләр? Әлбәттә, бүләк! Безне шул рәвешле туган көн белән котларга ашыгыгыз.
«Сабантуй» һәрчак букчагызда булсын! Ул сезгә көн дә бәйрәм рухы өстәп торыр.