Описание
«Татарстан»ның ноябрь санында укыгыз
Басмабызның чираттагы санында олуг бәйрәмнәрнең берсе – Казан университетының 220 еллык юбилее турында язабыз.
Ике гасырдан артык вакыт эчендә уку йорты берничә мәртәбә исемен дә алыштырган: Казан император университеты, Казан дәүләт университеты, Казан федераль университет... Ул эшләгән дәвердә биредә миллионлаган студент белем алган. Кемнәрдер үз өлкәләрендә танылган белгеч булып җитешкән, исемнәре бөтен дөньяга танылганнары да бар араларында. Һәр факультет, һәр белгечлек юнәлеше үзенең шундый йолдызлары белән мактана, горурлана ала. «Татарстан» редакциясе «КАЗАН УНИВЕРСИТЕТЫН ТӘМАМЛАУЧЫЛАР» проектын башлап җибәрә.
Ел буена без сезне, кадерле укучыларыбыз, иң кызыклы шәхесләр белән таныштырып барырга тырышырбыз. Алар укыган елларда университет нинди булган, биредә тупланган белем тормышларында, эшләрендә үз урыннарын табарга ничек ярдәм иткән – барысын да беләчәкбез. Аларга (безгә дә) дөрес юл күрсәткән мөгаллимнәрне дә җылы сүз белән искә алырбыз.
Традицион рубрикаларда сезне татар халкы язмышында якты эз калдырган шәхесләр белән таныштыруны дәвам итәбез. Әхмәтһади Максуди, Маһинур Фәйзуллина кебек шәхесләр турында яратып укырсыз, дип өметләнәбез. Әдәби көз рубрикасында Россиядә яшәүче халыклар милли әдәбиятлары вәкилләренең иҗатына күзәтү белән таныша аласыз.
Басмабызны рәхәтләнеп укыгыз!