Корзина
Товар
Кол-во
Цена

журнал . татарстан №2

На татарском языке

Tatarstan_02_409_2026_TAT_1_обл.jpg
Tatarstan_02_409_2026_TAT_18-19.jpg
Tatarstan_02_409_2026_TAT_54-55.jpg
Tatarstan_02_409_2026_TAT_66-67.jpg
Tatarstan_02_409_2026_TAT_содержание.jpg
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
199 ₽

Описание

“Барысы да кешенең үз кулында”

Батырлык ордены кавалеры, офицер дәрәҗәсенә ирешкән Әнвәр Мөхәммәтҗанов махсус хәрби операциядә бер аягын югалта, шуның өстенә сукыр да кала. Ләкин иң куркыныч чакларда да төшенкелеккә бирелми ул... Бүген Әнвәр «Воин» спорт-тәрбия үзәге инструкторы, көн саен спорт белән шөгыльләнә. Ишү буенча бөтенроссия ярышларында бронза медаль яулаган. Протез аяк белән дүрт чакрым марафон йөгергән. Шөкер, күзләре дә яңадан күрә башлаган.
Басмабызның февраль санында авырлыклар каршында югалып калмаган, тормыш сынауларын ирләрчә үтә алган героебыз турындагы язманы укыгыз.

ҖӘЛИЛ МАРШРУТЫ: «БАРСЫН ИЛГӘ МИНЕМ ЙӨРӘГЕМ»

2026 ел юбилей даталарына бай ел. Февраль аенда гына да татар халкы тарихының төрле чорларында милләтебез, илебез тарихында, аның сәнгатендә якты эз калдырган шәхесләр күп. Шуларның иң атаклысы, мөгаен, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Җәлилдер. Җәлилнең һәм көрәштәшләренең каһарманлыгы – безгә балачактан кереп урнашкан милли-менталь код. 120 еллыгы уңаеннан, басмабызның чираттагы санында без аның шәхесенә һәм язмышына бәйле маршрутлар буйлап узарга уйладык.

МИЛӘҮШӘ ТӘМИНДАРОВАДАН ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕ

Миләүшә Тәминдарованың Дәүләт камера хоры түбәндәгеләргә сәләтле: а) көне буена җитәрлек энергия бирергә; б) каз тәннәре чыгарырга; в) теләсә кайсы, хәтта очраклы гына килеп эләккән тамашачыны да җыр башкару процессына җәлеп итәргә; г) татарча белмәгән залны җиңел генә татар теленә өйрәтергә. Гомумән, дөньяда андый хорлар башка юк. Мондый коллектив ничек оешкан соң?
Бу турыда Миләүшә Тәминдарованың үзе белән сөйләшәбез.

Перейти к описанию

Похожие товары