Описание
Татарстан Галәветдиннәре
Күккә ашкан ап-ак төз мәчетләр, тәмләт кеч һәм келәм тулы базарлар, иксез-чиксез ком чүлләре – Көнчыгыш дигәндә күз алдына гадәттә менә шулар килә. Әмма бүген бу иң әүвәл гаять зур амбицияләр мәйданы да: Со гыд Гарәбстаны чүлдә киләчәк шәһәрләрен төзи, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре пла нетадагы төп финанс хабларының берсенә әйләнә, ә Истанбулдан Тәһранга кадәр ба зарлар Җир шарындагы халыкның яртысын диярлек үзенә тарта. Фарсы култыгы илләре сыйфат өчен түләргә күнеккән – биредә сатып алу сәләте күп кенә Европа башкалаларын көнләште рерлек. Параллель рәвештә төбәк киң колач белән цифрлы трансформация кичерә: дәүләтләр һәм корпорацияләр яңа технологияләргә зур Европа илләре бюджетларына тәңгәл суммалар кертә. Гәрчә бу базарларга үтеп керү бик катлаулы булса да, Татарстан эшкуарлары һәм стартаплары моңа ничектер ирешә бит. Көнчыгыштагы клиентларның йөрәген һәм акылын яулар өчен нинди тылсымга ия булырга кирәк соң? Җаваплар – «Татарстан» журналының июнь санында.
Татарстан авыллары
Ял итүнең мең дә бер ысулыннан һәркемгә дә туры килердәе, мөгаен, шулай ук берәү генәдер. Юк, һич кенә дә ярга дулкын какканын тыңлап утыру да, күрше дустанә илгә кунакка чыгып керү дә түгел ул. Берәр ресторан-кафеда туарылып күңел ачу да, персональ гастрофестиваль оештыру да түгел хәтта. Музей хәзинәләренә таң калып йөрү, шифаханә тынлыгындагы релакс, йә булмаса туганлашып беткән диваныңда бот сузып яту да...
Күпкә гади һәм йөрәкне хушландыра торганрак ысул тәкъдим итәбез – авылга кайту. Теләсә кайсына түгел, әлбәттә, кызыксынуларыңа тәңгәл булырдаена, җан тартып торганына. Шәһәр ыгы-зыгысыннан арыган булсагыз, шунда кайтыгыз: берәү дә комачау итми торган җиргә, урман кочагына. Могҗиза көткәннәр өчен – сихәтле чыганаклы авыллар бар. Үткәнгә әйләнеп кайтырга теләүчеләр өчен – телепортация тәкъдим иткәннәре. Ышансагыз - ышаныгыз, ышанмасагыз - юк: хәтта эчүдән баш тартканнары да...
Ышандырдыкмы? Ышандырсак, йә, юлга – кузгалырга вакыт!
Сез барып күрергә тиешле авылларның исемлеген басмабызның июнь санында бирәбез.
Казанның борынгы йортлары
Башкалабыз Казанда сакланып калган, тарихлары милли мәдәниятебезнең асыл затлары белән бәйле агач йортлар белән таныштыруны дәвам итәбез.
Казанның Максим Горький урамы, 25 йорт адресы буенча урнашкан Боратынскийлар утарының өч буынга сузылган 200 еллык тарихы бар.
XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башы агач төзелешнең бүгенгәчә сакланган уникаль үрнәге булган утар графиня Вера Апраксина өчен төзелгән була. Йортның тарих зилзиләләрен ничек кичеп чыгуы турында журналыбызның яңа санында укый аласыз.