Тасвирлама
Һәр елдагыча, традицияләргә тугры калып, быел да май санында Бөек Җиңү рухын сакларга тырыштык.
Журналның иң беренче язмасы – «Татар Штирлицы» – Мордовиянең Сыркыды авылында туган татар егете Ибраһим Аганинның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы турында. Совет разведчигы ел ярым дошман өненең нәкъ үзәгендә була, немец офицеры роленә кереп, Вермахтның иң куркыныч оешмаларында хезмәт итә.
Май санының тышлыгыннан елмаючы ханым – Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә сәхнә теле укытучысы Тәҗрия ханым Җәләева. «Көтелмәгән сценарий» язмасы аның үз тормыш сценарие белән таныштыра.
Казанда Максим Горький исемендәге урам һәм Максим Горький музее бар. Күренекле язучыны Казан һәм татарлар белән нәрсә бәйли? «Рухи яктан мин Казанда тудым» язмасын укып, сез бу сорауга җавап табачаксыз.
«Болгар радиосы» алып баручысы, ТНВ каналында халык яратып караган бик күп сериалларны тавышландырган Дилбәр Фәизнең махсус хәрби операциядәге егетләргә булышу тәҗрибәсе турында «Егетләр көтә...» дигән язмадан укый аласыз.
Яз көне өй юу – халкыбызның борынгыдан килә торган матур гадәте. Өй юу ул – өйне тузаннан арындыру гына түгел, гаилә бердәмлеге дә. «Тәрәзә юа кызлар» язмасы милли традицияләребезне искә төшерә.
Шигърият сәхифәсендә – Әлфис Гаязов һәм Рәзинә Мөхияр иҗаты.
Хикәя яратучы укучыларыбызга язучы Роза Мулланурованың «Җилле бер төндә» хикәясен тәкъдим итәбез.
«Кендек әбисе» язмасының герое – Ленин ордены кавалеры, гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган фельдшер-акушер Сайбә Касыймова. Аның исеме Әлмәт шәһәренең Мактау китабына кертелгән.
«Берүк исән генә бул» язмасы – Бөек Ватан сугышында, фронтта кабынган һәм гомер буена йөрәктә яшәгән олы мәхәббәткә мәдхия.
Ул иртәне Йолдызның тормышы икегә бүленә. Шартлауга кадәр һәм шартлаудан соң. Фудблогер Йолдыз Насыйбуллинаның язмыш сынавы турында – «Бу – мин үтәсе юл» язмасында.
«Хатын-кыз галәме» сәхифәсендә – тормыштагы иң кирәкле мәсьәләләр һәм белгеч киңәшләре. Табиб-эндокринолог Адилә Димиева диабет алды халәте турында кисәтә. Юрист Лилия Шәйхуллина укучыларыбыздан килгән сорауларга җавап бирә. Коуч-психолог Илүзә Әминова саран ир белән ничек яшәргә дигән теманы күтәрә. «Татар утары» рестораны шеф-повары Динара Кәримуллина исә нәкъ ресторанча итеп бифштекс әзерләргә һәм гарнирга пак-чой кыздырырга өйрәтә.
Перед вами майский номер нашего журнала!
Оставаясь верными традициям, в этом выпуске мы смогли передать атмосферу Великой Победы.
Материал «Татар Штирлицы» – подвиг уроженца татарского села Сыркыды Ибрагима Аганина в годы Великой Отечественной войны. Советский разведчик полтора года находился в самом центре вражеского логова в роли немецкого офицера. Работал в самых опасных структурах Вермахта.
С обложки майского номера вам улыбается Тажрия Заляева – преподаватель сценической речи Елабужского колледжа культуры и искусства. В материале «Көтелмәгән сценарий» её собственный жизненный сценарий.
В Казани есть улица Максима Горького и музей Максима Горького. Что связывает выдающегося писателя с Казанью и татарами? Ответ вы найдёте в статье «Рухи яктан мин Казанда тудым».
Своим опытом помощи бойцам специальной военной операции рассказывает Дильбар Фаиз – ведущая «Болгар радиосы», ее голосом были озвучены любимые сериалы многих зрителей на канале ТНВ – в материале «Егетләр көтә...»
Весенняя уборка дома – давняя традиция нашего народа. Это не только чисто помытый дом, но и укрепление семейного единства. Материал «Тәрәзә юа кызлар» напоминает о наших национальных традициях.
В рубрике поэзии – творчество Альфиса Гаязова и Разины Мухияр.
Любителям прозы предлагаем рассказ писательницы Розы Муллануровой «Җилле бер төндә».
Героиня материала «Кендек әбисе» – кавалер ордена Ленина, фельдшер-акушер Саиба Касыймова, посвятившая свою жизнь исцелению людей. Её имя занесено в Книгу почёта города Альметьевска.
Материал «Берүк исән генә бул» – это рассказ о большой любви, вспыхнувшей на фронте Великой Отечественной войны и оставшейся в сердце навсегда.
То злочастное утро разделило жизнь Йолдыз на две части: до и после взрыва. О судьбоносном испытании фудблогера Йолдыз Насыбуллиной – в материале «Бу – мин үтәсе юл».
В рубрике «Хатын-кыз галәме» – самые важные жизненные вопросы и советы специалистов. Врач-эндокринолог Аделя Димиева предупреждает о предиабетическом состоянии. Юрист Лилия Шайхуллина отвечает на вопросы читателей. Коуч-психолог Илюза Аминова поднимает тему, как вести себя со скупым мужем. Шеф-повар ресторана «Татар утары» Динара Каримуллина учит готовить бифштекс по-ресторанному и жарить к нему пак-чой на гарнир.