Тасвирлама
Октябрьский номер 2025 года журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала.
В 10-ом номере журнала “Безнең мирас” были опубликованы новые труды, касающиеся нашего исторического, литературного, духовного, философского и художественного наследия, содержательные и поучительные заметки, ценные воспоминания, интересные находки.
В какой период правления в Золотой Орде бурно развивались города?
В каких странах побывал Маджид-кари?
Что делал Маджид-кари в Казахстане?
Кто назначил Гаяза Исхаки муллой?
Какая информация хранится на надгробии Ибрагима Юнусова?
О чем говорили в Национальном собрании?
Что Риза Фахреддин сказал о дружбе?
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Адиля Айда, Равиль Фахретдинов, Венер Усманов, Лейла Гарипова, Габдельмазид Кадыров, Галим Хисамиев, Айдар Гайнутдинов, Индус Тагиров, Рашид Мингаз, Ризаэддин Фахреддин, Лябиб Лерон, Раиф Марданов, Гаяз Исхаки, Газиз Губайдуллин, Айзиля Сабирова, Ихтияр Киямов, Рустам Набиуллин, Энже Сабирова, Ринат Гилязов, Айзиля Муртазина, и т.д., напечатанных в новом октябрьском номере журнала «Безнен мирас».
Как говорит наш мудрый народ: “У кого есть память, у того есть что сказать...” Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру.
Давайте вместе сохраним наше богатое наследие и передадим его будущим поколениям!
И не забудем поучительную поговорку: "У кого есть прошлое – у него есть будущее".
Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»!
«Безнең мирас» журналының 10 нчы – октябрь ае саны мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм галиме Каюм Насыйриның «Китаб-әт-тәрбия» исемле хезмәтеннән алынган гыйбрәтле хикәят белән ачыла. Олуг галимнең әлеге хезмәтендәге тәрбияви хикәятләре һәм нәсыйхәтләре белән журналның киләсе саннарында да танышып бару мөмкин булачак.
«Безнең мирас» журналының 10 нчы санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
Этрур патшасына каршы тозак коручылар кем булган?
Алтын Урдада калалар кайсы идарәче чорында нык үсеш ала?
Мәҗид карый кайсы илләрдә булган?
Мәҗид карый Казакъстанда нишләгән?
Гаяз Исхакыйны мулла итеп кем куйдырта?
Ибраһим Юнысовның кабер ташында нинди мәгълүмат саклана?
Милләт җыенында нәрсә хакында сөйләшкәннәр?
Риза Фәхреддин дуслык турында нәрсә дигән?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны «Безнең мирас» журналының 10 нчы – октябрь ае саныннан, аерым алганда, Адилә Айда, Равил Фәхретдинов, Венер Усманов, Ләйлә Гарипова, Габделмәҗид Кадыйров, Галим Хисамиев, Айдар Гайнетдинов, Индус Таһиров, Рәшит Минһаҗ, Ризаэддин Фәхреддин, Ләбиб Лерон, Раиф Мәрданов, Гаяз Исхакый, Газиз Гобәйдуллин, Айзилә Сабирова, Ихтыяр Кыямов, Рөстәм Нәбиуллин, Энҗе Сабирова, Ринат Гыйләҗев, Айзилә Мортазина, Айдар Закиров һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
«Хәтере барның – әйтере бар», – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! «Безнең мирас» журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! «Үткәне барның – киләчәге дә бар», – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!