Тасвирлама
Тышлыктагы яшьлек катыш зыялылык бөркелеп торган гаиләне таныдыгызмы? Хәер, сез күбрәк аларның тавышын ишетеп беләсездер. Геройларыбыз – Кыямовлар йолдызлы гаиләсенең йолдызлы юлын лаеклы дәвам итүче Идел белән Сөмбел һәм аларның уллары Ихсан.
Баланың теле ике телдә ачыла аламы? Билингвалларның деменция белән интекмәве дөрес хәлме? Ә татар теленең югалган [ә] авазын каян эзләргә? Телләр дөньясында ана теленең урыны бармы? Кыскасы, телләр өйрәнүгә кагылышлы һәр сорауга җавап табылды бугай!
Февраль ае – әтиләр һәм батырлар ае дип санала. Кемдер ятимне үз гаиләсенә сыендырып, Җәлил исә гомерен корбан итеп, кемдер мәгърифәт мирасы аша тәрбияли. Сөннәткә утырту дини йоламы, әллә медицина кушамы? Ирләрнең тәрбия ысуллары кызыклы.
Бала белән Мәскәүдә нәрсә карарга, уразаны ничә яшьтән тотарга ярый, урманга чыгу телефон бәйлелегеннән коткарамы? Укыгыз, өйрәнегез! Укымый гына бала тәрбияләп булмый.