Кәрзин
Товар
Сан
Бәя

журнал . гаилә һәм мәктәп №6 (2025)

Татар телендә

Обл_ГАИЛЭ-1.jpg
129 ₽

Тасвирлама

«Гаилә һәм мәктәп» журналының июнь саны дөнья күрде. 

Тышлыкта – Зур чараларны алып баручы һәм сценарийлар авторы, юлын журналист буларак башлап, радиода, телевидениедә үзенең оригиналь тапшырулары белән танылган Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм Ленар Мухин гаиләсе. Әтисе, танылган журналист Миңназыйм Сәфәров әйтүенчә, «Аванс белән макталып үскән» бала ул. Мактау һәм «ярый-ярамый»ны аңлатканда балансны ничек сакларга? Бу ысул оныклар өчен дә барамы? Язма шул хакта.

Йолдызлы гаиләдә тәрбияләнүнең үз җаваплылыгы шул. Әтиең Мөхәммәт Мәһдиев, дәү әтиең Гомәр Бәширов булсамы! «Нәселем силсиләсе» сәхифәсендә Гәүһәр Хәсәнова үз истәлекләре белән уртаклаша. 

Наркомания турында күп сөйлибез, аз беләбез. Әлеге сазлык турында шул баткаклыктан чыга алмый изаланучы яшь кызлар сөйли. Киңәше дә, гыйбрәте дә, тетрәнүе дә эксклюзив әңгәмәдә.    

Таяклы тәрбия начар дисезме? Ә аны куллану өчен , балаларны акча түләп махсус лагерьларга йөртәләр дисәк ни диярсез? Әле Республикабыз мөфтиенең дә бу шөгыльгә мөкиббән икәнен өстәсәк! QR-код аша узып, «таяклы» видеолар белән дә танышырга була.   

Җәйге ял вакытында ничек булган белемнәрне онытмаска? Табигать кочагында нинди дәресләр үзләштерергә мөмкин? Транспорт руленә утырган үсмерләр һәм аларның әти-әниләре нинди кануннарны белеп торырга тиеш? Башка бик күп кирәкле мәгълүмат белән журнал битләрендә танышыгыз.

Тасвирламага күчү

Похожие товары