Тасвирлама
«Гаилә һәм мәктәп» журналының сентябрь саны
Яңа уку елы килеп тә җитте. Сентябрь аенда барлык фәннәр «гранит» булып тешне сындырмасын өчен, күпләр җәй көне дә китап укудан туктамаган. Гомумән, китап укуның файдасын алмаштырырдай шөгыль юк ди галимнәр. Гаджетлы балаларны ничек китап белән дуслаштырып булуы турында китапханәче һәм мөгаллимнәр тәҗрибә уртаклашты, «Нәселем силсиләсе» герое Раушания Шәфигуллина да әнә: «Әти китап дөньясына алып керде» дип истәлекләрен барлады.
Тышлыктагы геройларыбыз да «сентябрьчә» – мөгаллимнәр Гөлназ белән Рамил Ханнановлар гаиләсе. Берсе сәяхәт ярата, икенчесе өйдә күңеленә рәхәтлек таба. Ә менә белем бирү һәм тәрбиядә карашлар уртак.
Тәрбиядәге төп кыйммәтләр уртаклыгы татарыбыз сибелеп яшәгән төрле төбәк һәм илләрдә күренә. Ә менә аерма – анысы инде кызык! Тәрбия энҗеләрен төрле җирлекләрдән барладык: Кытайда, Башкортстан Республикасы, үзебезнең Чистай... Безнең белән сәяхәт итегез!
Тән саулыгы турында да онытмыйбыз. Баланың күзенә нинди витаминнар кирәклеген белештек. Иң гади хәрәкәт – йөрүнең дөрес адымнарын өйрәндек. Татарстанда яралып килә торган өр-яңа спорт төре турында сөйләдек. Җәяү генә түгел, Лабубу дигән йомшак дусны кыстырып (монысы турында аерым укыгыз) транспортта да йөрибез бит, үзеңне тоту кагыйдәләрен белеп бетермәүчеләргә белешмәлек әзерләдек. Кыскасы, гадәттәгечә кызык һәм файдалы.