Тасвирлама
«Мәгариф» журналының март ае саны Буа шәһәре лицей-интернатының эш тәҗрибәсенә багышлана. 2008 елдан бирле эшләп килгән мәктәпнең лидерлар сафында булуы гаҗәп түгел. Исеменнән үк күренеп тора «сәләтле» балалар өчен диелгән. Биредә әнә шул балаларның мөмкинлекләрен вакытында күреп алып тагын да үстерә алырдай остазлар эшли. Биредә шулай ук Буа районы педагогларының иң яхшы дәрес эшкәртмәләре дә урын алган.
Журналның бу саны Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов белән әңгәмәдән башланып китә. Яшь энергияле җитәкче белән бүгенге көндә башкалабызда белем бирү сыйфаты һәм хәл итәсе мәсьәләләр хакында җентекләп сөйләштек.
Моннан тыш биредә информатика фәненнән 2024 елга дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә җентекле анализ һәм 2025 ел өчен киңәшләр, Арча районы методистлары эшчәнлеге, Азнакай районындагы биолабораторияле авыл мәктәбе, милли мәгариф тарихы сәхифәләре, Татарстанның халык укытучысы Диләрә Хөббетдинова турындагы кызыклы язмалар белән таныша аласыз. «Директор мөнбәре» сәхифәсен Казандагы 16 нчы татар-инглиз гимназиясе директоры Гөлфия Хәлимова дәвам итә. Инглизчәгә татар теленә таянып өйрәтү тәҗрибәсе педагоглар өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Шулай ук филология фәннәре докторы Лениза Хәбибуллинаның татар грамматикасы өлкәсендә өйрәнүләре игътибарга лаек.
«Мәктәпкәчә тәрбия» рубрикасында Казан шәһәренең 186 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Сөмбел Мөгыйнова балалар бакчасында экологик тәрбия һәм «Эколят геройлары» турында сөйли. Эксперт сүзе сәхифәсендә исә музыка дәресләрендә дидактик уеннарның укучыларга файдасы хакында сүз бара.