Тасвирлама
«Мәгариф» журналының сентябрь санына күзәтү
Быел яңа уку елы мөһим вакыйгалар белән башланып китте. «Белем» мәгариф музееның ачылышы, Түбән Камада узган химия укытучылары форумы, Август киңәшмәсендә күтәрелгән җитди мәсьәләләр – барысы да безнең журнал битләрендә чагылыш тапты.
Басманың сентябрь ае саны быел 95 еллык юбилеен билгеләп үтүче Арча педагогика көллиятенең эш тәҗрибәсенә багышлана. Биредә. Ни өчен көчле белгечләр нәкъ менә Арчада әзерләнә? Бу турыда әлеге уку йорты директоры Гөлнара Гарипова белән әңгәмәдән укып белерсез.
Быелгы уку елыннан республика мәктәпләренең 5–7 нче сыйныфларында «Төбәгебез тарихы. Татарстан Республикасы» дәресе укытыла башлаячак. ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов белән журналист Мөршидә Кыямованың әңгәмәсе нәкъ менә шул хакта.
Авыл мәктәбе рубрикасында Арча районы Яңа Кенәр авылы мәктәбенең уңышлары белән танышырга мөмкин. Соңрак сезне «Изнанка»
профессий проекты, Киокусинкай философиясе һәм Фәнни лаборатория рубрикасында яшь галим Ләйсән Ләбибованың һәркем өчен кызыклы ачышлары һәм башка тагын бик күп кызыклы язмалар көтә.