Тасвирлама
«Мэйдан» — это литературно-общественный журнал, издающийся на татарском языке. Он играет важную роль в культурной жизни татарского народа, объединяя как признанных мастеров слова, так и начинающих авторов.
Основные направления журнала:
* Публикация художественной литературы. На страницах «Мэйдана» можно найти произведения (романы, повести, рассказы, пьесы) как уже известных и активно пишущих авторов, так и тех, кто только начинает свой путь в литературе. Для многих молодых писателей публикация в этом журнале становится дебютной. Кроме того, в каждом номере читателям предлагается открыть для себя неизвестное или малоизвестное произведение одного из классиков татарской литературы.
* Аналитическая журналистика. Это второе ключевое направление. Сюда входят литературная критика, исторические и публицистические статьи, а также содержательные интервью с интересными личностями.
Аннотация октябрьского (10) номера:
Октябрьский выпуск журнала открывается поэмой «Рух» («Дух») известного писателя Марселя Галиева. В первую очередь восхищает очень красивый, изысканный язык произведения. И что интересно, это «поэма в прозе».
Номер в целом богат на изысканное и качественное творчество:
* Творчество Мударриса Агляма. Его поэзия, одновременно простая и сложная, способна глубоко затронуть читателя.
* Рассказ «Шырагай» Набиры Гиматдиновой. На первый взгляд, это история об отношениях между родственниками. Однако за этим сюжетом скрывается острая социальная проблема — алкоголизм. При этом автор создаёт образ духовно сильного деревенского человека.
* Документальная повесть «Ачык тәрәзләр, ябык көзгеләр» («Открытые окна, закрытые зеркала») Ркаила Зайдуллы. В этом произведении собраны воспоминания автора о своих коллегах по перу.
* Новые имена. Журнал открывает и новые таланты. Один из них — Айдар Нуриев, чьи рассказы «Көтүдә» («В стаде») и «Кычыткан мәсьәләсе» («Вопрос о крапиве») представлены в этом номере.
Журнал турында:
«Мәйдан» журналы – татар телендә нәшер ителүче әдәби-иҗтимагый журнал. Беренче чиратта әдәби – журнал битләрендә бүген актив иҗат итүче танылган әдипләрнең әсәрләре (роман, повесть, хикәяләре, пьесалары) дөнья күрә. Шул ук вакытта әдәбиятка яңа аяк басучы өметле каләм ияләренең иҗат җимешләре дә иң беренче «Мәйдан»да басылып чыга. Һәм журналның һәр санында бер классик язучының билгесезрәк, ягъни укучыларның күпчелеге өчен ачыш булырлык әсәре тәкъдим ителеп килә.
«Мәйдан» даими алып бара торган икенче юнәлеш – ул, әлбәттә, аналитик журналистика: әдәби тәнкыйть, тарихи, публицистик язмалар, кызыклы шәхесләр белән гамьле әңгәмәләр...
Октябрь (10) санына анотация:
Журналның октябрь саны олуг әдип Марсель Галиевның «Рух» әсәре белән ачыла. Искиткеч бай, матур тел белән язылган ул. Һәм нәрсә кызык – поэма дип аталса да, ул чәчмә әсәр.
Журналның бу саны, гомумән, затлы, зәвыклы иҗатка бай. Мөдәррис Әгъләмнең бер үк вакытта бик гади дә һәм катлаулы да булган шигърияте укучыны тагын бер кат тетрәндерәчәк.
Хикәяләр киштәсенә без шулай ук танылган язучы (һәм юбиляр) Нәбирә Гыйматдинованың «Шырагай» хикәясен тәкъдим иттек. Хикәя беренче карашка туганнар арасындагы мөнәсәбәт турында гына кебек. Әмма шул ук вакытта автор бүген җәмгыятьтә бик кискен торган эчкечелек проблемасын да күтәрә. Һәм бик гади, беркатлы гына түгел, рухи яктан искиткеч көчле булган авыл кешесенә, сәламәт рухлы татар гаиләсенә мәдхия җырлый.
Ркаил Зәйдулланың «Ачык тәрәзләр, ябык көзгеләр» дип исемләнгән документаль повестьтенә каләмдәшләре турында истәлекләр тупланган.
Журналда яңа исемнәр дә тәкъдим ителә. Айдар Нуриев – шуларның берсе. Журналдан аның «Көтүдә», «Кычыткан мәсьәләсе» дип исемләнгән кызыклы хикәяләрен укый аласыз.