Тасвирлама
Первый номер нынешнего года журнала «Сабантуй», богат на свежие новости и яркие идеи. Мы радуем читателей новыми рубриками. На обложке — звезды Тюлячинского района – вокальный ансамбль «Раян»! В рубрике «Будем знакомы!» «звезды» «рассказывают» о себе через увлекательный фотокомикс.
Рубрика «Наше» приглашает читателей познакомиться с продукцией, производимой в республике. Посетив заводы и фабрики, мы раскроем секреты производства. В январском номере вы узнаете как готовят татарское мороженое с душицей, мятой и клубникой.
Журнал «Сабантуй» начинает цикл материалов о национальных праздниках. Новый год в тюркских регионах издревле называли временем Нардуган. В этом номере вы познакомитесь с историей и традициями этого праздника.
«Сафар Саяхатов», «Мне нужна помощь», «Экорубрика», «Изучаю себя»... Это лишь часть новых рубрик. Игры, детское творчество, произведения татарских писателей, как всегда, являются украшением журнала.
Также стартовал конкурс «Любимый библиотекарь». Лучшие материалы будут опубликованы на страницах журнала.
Читайте интересные заметки, играйте в увлекательные игры, смотрите полезные видеоролики — и отправляйтесь в путешествие в страну творчества вместе с журналом «Сабантуй»!
Яңа елның беренче саны яңалыкларга бай. «Сабантуй» укучыларын өр-яңа сәхифәләр белән шатландыра.
Тышлыкта – Теләче йолдызлары – «Раян» вокаль ансамбле. «Таныш булыйк!» сәхифәсендә «йолдызлар» үзләре турында фотокомикс аша «сөйли».
«Үзебезнеке» сәхифәсе укучыларны республикабызда җитештерелә торган продукцияләр белән танышырга чакыра. Чып-чын завод-фабрикаларда булып, әлеге әйберләрнең ничек әзерләнүе, ясалуы күрсәтеләчәк. Гыйнвар санында исә «Үзебезнеке» сәхифәсе белән татарча туңдырма ясау серләренә төшенергә мөмкин. Мәтрүшкәле, бөтнекле, җиләкле туңдырма кайда әзерләнә икән? «Сабантуй»дан укып белерсез!
Журналдагы тагын бер яңа сәхифә – «Милли бәйрәмнәр». Яңа ел көннәрен төрки халыклар яшәгән төбәкләрдә борынгыдан ук Нардуган вакыты дип йөрткәннәр. Гыйнвар санын укысагыз, Нардуганның тарихын, ничек бәйрәм ителүен белеп кенә калмассыз, Нардуган такмакларын да өйрәнерсез.
«Сәфәр Сәяхәтов», «Миңа ярдәм кирәк», «Экосәхифә», «Үземне өйрәнәм»... Бу – яңа сәхифәләрнең кайберләре генә. Моннан тыш, уеннар, балалар иҗаты, татар әдипләренең иҗат җимешләре – журналыбызның бизәге.
Әле журналда «Яраткан китапханәчем» дип исемләнгән яңа бәйге дә башланды. Бәйгегә килгән язмалар, шулай ук, «Сабантуй»да урын алачак.
Барлык укучыларны да, кызыклы язмалар укып, мавыктыргыч уеннар уйнап, файдалы видеолар карап, иҗат иленә сәяхәт итәргә чакырып калабыз!