Тасвирлама
Поздравляем с началом лета! Давайте скорее познакомимся с «жарким» летним номером журнала «Сабантуй»!
Только взгляните на обложку журнала. Каких только летних красок там нет. Ученица казанского лицея № 11 Жаннет Фазлиахметова, занимающаяся в театральной студии, символизирует то самое беззаботное детское время.
Деревянный промысел издавна высоко ценился. Из натурального, экологически чистого материала можно создавать произведения искусства. В этом мы еще раз убедились, когда познакомились с мастерами дерева из деревни Бурбаш Балтасинского района. Поподробнее об этом узнаете в рубрике «Наше. Татарстанское».
В этом номере особое внимание уделили разнообразным играм. Не будем раскрывать все секреты, но они обязательно украсят твой летний отдых.
В июне во всех селах и городах пройдет наш любимый национальный праздник «Сабантуй». С историей и особенностями празднования поделились на страницах рубрики «Национальные праздники».
Мы не забываем и о датах, оставивших большой след в истории нашей страны. Новые страницы «Города-героя» расскажут о Мурманске военных лет.
Не спеши убирать книжки на самую верхнюю полку. «Сабантуй» совместно с заведующей редакцией детской и юношеской литературы Татарского книжного издательства Айсылу Галиевой подготовили список книг для летнего чтения. Проведем лето с пользой!
А еще мы предлагаем вместе окунуться в летние стихи детского поэта Равиля Файзуллина, а также совершить путешествие в деятельность выдающегося композитора Назиба Жиганова.
Давайте же проведем три месяца веселых каникул вместе! Лето, проведенное с «Сабантуй» – самое классное лето!
Җәй башлану белән котлыйбыз! Әйдә, яңа «эссе» санга тизрәк күз салыйк.
Тышлыкны берничек тә игътибарсыз калдырып булмый. Карагыз әле, анда нинди генә җәйге төсләр юк. Анда безне, балачакның ваемсыз вакытларын сурәтләп, Казанның 11 нче лицеенда укучы һәм хореография, «Апуш» татар балалар театр студияләренә йөрүче Җәннәт Фазлыйәхмәтова каршы ала.
Агач кәсебе элек-электән бик югары бәяләнгән. Табигый, экологик яктан чиста материалдан әллә нинди сәнгать әсәрләре иҗат итеп була. Моның шулай икәненә тагын бер тапкыр Балтач районы Бөрбаш авылыннан инанып кайттык. Бу турыда «Үзебезнеке» сәхифәсендә белерсең.
Әлеге санда уеннарга аеруча зур игътибар бирдек. Шуңа күрә журнал битләрендә уен сәгате күп булачак, дустым! Барысын да сөйләп бетермибез, әмма әлеге уеннар синең һәм иптәшләреңнең җәйге ялларын, һичшиксез, бизәячәк.
Июнь аенда бөтен авыл һәм шәһәрләрдә иң яраткан җәйге милли бәйрәмебез – «Сабантуй» гөрләячәк. Ә син бу бәйрәм турында нәрсә беләсең? Аның тарихы һәм үзенчәлекләре белән «Милли бәйрәмнәр» сәхифәсендә таныштырабыз.
Әлбәттә, без журналда илебез өчен зур әһәмияткә ия даталар турында да онытмыйбыз. «Герой-шәһәр»нең яңа битләре сугыш вакытындагы Мурманск шәһәре турында сөйләячәк.
Дустым, җәй җитте дә, китап һәм дәреслекләрне иң биек киштәгә яшереп куям түгел. «Сабантуй» шәхсән синең өчен Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире Айсылу Галиева белән берлектә җәйге ялларда уку өчен китаплар исемлеген әзерләде.
Киләсе битләрне ачабыз. Бергәләп балалар шагыйре Равил Фәйзуллинның җәй турындагы шигырьләренә «чумыйк» әле. Иҗади битләрне дәвам итеп, күренекле композитор Нәҗип Җиһанов тормышына да сәяхәт кылып алыйк.
Кыскасы, тизрәк кулыңа яңа санны ал да, журналның «тәмле» битләре белән якыннан үзең танышып чык. Өч айлык күңелле каникулларны бергә үткәрик, дустым! «Сабантуй»лы җәй – иң рәхәт җәй!