Тасвирлама
ПАРТНЁРЛЫК ФИНАНСЛАРЫ. АЛГАРЫШЛЫ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР ЗАМАНЫ
Экспертлар бәяләвенчә, урта сроклы перспективада партнёрлык финанслары базары бер триллион сумга кадәр үсәргә мөмкин. Ислам банкингы буенча ике ел элек башланган экспериментны 2028 елның сентябренә кадәр озайту карары бу кыю фаразның тормышка ашарлык булуына ышандыра кебек. Партнёрлык (ислам) финанслары буенча эксперимент нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүмат, шулай ук аның глобаль максаты турында – «Татарстан» журналының яңа санында.
УРАКЧЫ: КҮҢЕЛЕҢ КИҢ БУЛСА...
Без сәфәргә кузгалган көнне урамда егерме биш градус эссе иде. Югыйсә сентябрьнең икенче атнасы бара, ә табигатьтә әле һаман җәй хакимлек итә. Чистай районының Уракчы авылына барышыбыз. Мондый авылны сайлавыбыз юкка түгел, кырларда урак өсте бит. Уракчыда да урак өсте гөрлиме икән? Бу гаҗәеп авыл турында басмабызының сентябрь санында укыгыз
“КЕШЕ ГЕЛ ҮСЕШТӘ БУЛЫРГА ТИЕШ!”
Бүгенге кунагыбыз зыялы, затлы. Аны Татарстанда гына түгел, Россиядә, дөнья күләмендә дә таныйлар. “Европа-Азия”, Muz-Transit кебек халыкара фестивальләргә нигез салучы, дәрәҗәле халыкара конкурсларның жюри әгъзасы, Россия композиторлар берлеге советы әгъзасы... Бу исемлекне тагын дәвам итеп булыр иде. Ә безнең өчен ул – төрки-татар музыкасын дөнья аренасына алып чыккан талантлы композитор. Сүзебез – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Кәлимуллин турында.