0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
65 рублей
Подробнее favorite_border

Җәй – сәяхәт итү өчен иң кулай вакыт! «Сабантуй» журналының алтынчы саны менә шушы мавыктыргыч шөгыльгә багышлана. Журнал укучылар сәяхәт итәргә яратучы малай белән танышып, аның юлга һәрвакыт ниләр алуын белер. «Беләсем килә!» сәхифәсе Россиянең иң матур алты урыны белән таныштырыр. Шаян Шәвәли Җир шарының иң салкын һәм иң эссе нокталарына сәяхәткә чакырыр, укучылар ни өчен бөтен диңгез буенда да ял итеп булмавын аңлар, сәфәргә чыгар алдыннан ниләр белергә кирәклеге турында фикер алышыр. 
Журналдагы күпсанлы уен һәм биремнәр Россиянең генә түгел, бөтен континентларның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын, истәлекле урыннарын аерырга өйрәтер. Журнал укучылар үз куллары белән компас ясый һәм сәфәр өчен эксклюзив яулык тегә алыр. «Хәерле юл!» сәхифәсе исә урманда ничек адашмаска, адашкан очракта, нишләргә кирәклеген аңлатыр.
«Сабантуй»ның алтынчы саны белән балалар Җир шарының 3D рәсемен ясарга өйрәнер, Казандагы Харис Якупов исемендәге беренче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының «Сәяхәт» темасына иҗат эшләре белән танышыр. 
Журналның даими сәхифәләре дә укучыларны яңа, мавыктыргыч темалар белән сөендерүен дәвам итә: «Zooдөнья» тере җир ташбакасын өйдә тоту серләрен аңлата, «Ярыш мәйданы» кыюлар өчен спорт төре – суга сикерү белән таныштыра, «Минем мәктәп» Биектауның Г.Баруди исемендәге 4 нче мәктәбенә сәяхәткә чакыра. Журнал укучылар яшьтәшләренең җәйге маҗаралары, үзләре язган мавыктыргыч әкиятләре һәм шигырьләрен дә укый ала.
Мәзәкләр, табышмаклар, мәкальләр һәм уеннар җәйге ялны күңелле һәм кызыклы үткәрергә булышыр!