Вы можете выбрать товар из Каталога.

В июле журнал «Салават купере» предлагает читателям отправиться в путешествие в далекую Австралию! Главный герой сказки Г.Хайдаровой - кенгуренок Ру познакомиться с обитателями Австралии и поможет своей маме. А посмотрев видео через QR-коды, спрятанные на каждой странице журнала, дети узнают много нового о кенгуру, утконосе, коале и журавле. А также смогут поиграть в онлайн игру, чтобы понять, чем питаются эти животные.
В этом номере журнала предложены интересные игры, головоломки, раскраски. С их помощью малыши смогут развить внимание, улучшить логическое мышление и мелкую моторику. Из поделки, представленной в подарок к журналу, смогут сами сделать кукольный театр. В рубрике «Сказки народов России» познакомятся с мансийской народной сказкой «Почему у зайца длинные уши?», прочитают стихотворение Ильсияр Иксановой «Утро» на трех языках. Вместе с артистом театра имени Г. Камала Алмазом Гареевым и его 5-летней дочерью Зубайдой продолжат изучать татарский алфавит. И смогут спеть татарскую народную сказку «Кубэлэгем» вместе с группой «Салаваtik»!
Июль аенда «Салават күпере» журналы нәни укучыларын Австралиягә сәяхәт итәргә чакыра. Г.Хәйдәрова иҗат иткән әкиятнең төп герое – Ру исемле көнгерә малае балаларны Австралиядә яшәүче кызыклы хайваннар белән таныштырыр. Журнал битләрендә яшеренгән QR кодлар ярдәмендә көнгерә, үрдәкборын, торна, коала турында татар телендә видеолар карар; әлеге җәнлекләр нәрсә белән туклануын махсус онлайн-уен аша белер.
Журналның бу санында кызыклы уеннар, башваткычлар, буягычлар тәкъдим ителгән. Алар ярдәмендә нәниләр игътибарлылыкларын үстерер, логик фикерләвен арттырыр, вак моторикасын яхшыртыр. Журналга бүләк итеп тәкъдим ителгән кул эшләнмәсеннән курчак театры ясап уйнар. «Россия халыклары әкиятләре» сәхифәсендә «Куянның колаклары ни өчен озын?» дигән манси халык әкияте белән танышыр, Илсөяр Ихсанованың «Иртә» шигырен өч телдә өйрәнер һәм сөйләр. Г. Камал артисты Алмаз Гәрәев һәм аның 5 яшьлек кызы Зөбәйдә белән татар әлифбасын өйрәнүен дәвам итәр. Ә иң ахырдан «Салаваtik»лар белән «Күбәләгем» татар халык җырын җырлап, рәхәтләнеп күңел ачар!