0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
149 рублей
Подробнее favorite_border

Чакырган юл яңа дус кебек!
 
Традиция буенча ел саен «Татарстан» журналының берәр санын туризмга багышлап, үзенчәлекле юл күрсәткече  ясарга тырышабыз.
Бу ел да искәрмә булмады. Август аенда редакциябез яңа ачылган М-12 трассасы буенча сәяхәткә чыкты. Максатыбыз – яңа юлның туристлык потенциалын ачыклау.
...М-12 юлыннан беренче борылыш - без Татарстанның Кайбыч районында. Олы Подберезье авылының ачык һава астында музеена тукталдык. Анда безне төрле тегермәннәр каршы алды: су тегермәне, җилнеке, узган гасырда, аннан алдагысында төзелгәннәре. Районда бик шәп балык тоту урыны да бар икән. Колангага туктап, карп балыклары тотттык. Пешереп ашап та карадык. Тәме - телеңне йотарлык!
...М-12 юлыннан икенче борылыш Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәренә китерде. Узган гасырның 80 нче елларына кайткандай булдык. Шәһәр безне кәмитләрдә биегән аюлары турындагы бәяннәре белән дә шаккатырды. Аюлар хәтта Наполеон белән сугышта да катнашкан,  диләр!
….М12 юлыннан тагын бер борылыш Арзамас шәһәренә илтә. Бу калай әтәчләр, юк, калай казлар шәһәре икән. Каз сугышларында катнаштыру өчен аларны хәтта җәяүләп Мәскәүгә алып барганнар, диләр.
…Тагын бер борылыш - Муромда тукталабыз. Владимир өлкәсе храмнары һәм монастырьларының матурлыгы белән таң калдырды.  Ока елгасы аша сузылган күперне күреп тә хозурландык. Биредә әкиятләр каһарманы Илья Муромец туган, диләр.
Сәяхәтләрнең дәвам итүен телисезме? Юлга чыгыгыз, борылыш саен – истәлекле урыннар, матур кала-салалар. Рәхәтләнеп үз маршрутыгызны төзеп, илебезнең матурлыгына, байлыгына сокланып кайтыгыз. Әле вакыт бар…