Вы можете выбрать товар из Каталога.

Августовский номер журнала «Сабантуй» очень «вкусный»! Потому что он посвящен кулинарной теме. Самые вкусные рецепты, полезные блюда, необходимые витамины – все в этом номере!
Читатели журнала познакомятся с Зайнап Насибуллиной – девушкой, которая в 13 лет умеет готовить более 50 блюд. Рубрика «Хочу знать!» расскажет, зачем организму жиры, белки и углеводы, в каких продуктах их больше всего. Вместе с журналом умелые мальчишки научатся делать из деревянных прищепок подставку под горячее для кухни, а старательные девочки – сшить забавные прихватки.
Как известно, столовая комната имеет свои правила. Через увлекательную игру их легко запомнить. Ознакомившись с правилами, можно приступить к приготовлению вкусных блюд. А рецепты читатели смогут посмотреть в рубрике «Тамлетамак». Пока готовится блюдо, можно пройти интересный тест: журнал «Сабантуй» предлагает узнать характер человека по тому, какие фрукты он любит. А игры и задачки сделают времяпрепровождение еще более приятным, интересным и полезным.
В этом номере также можно ознакомиться с 7-м выпуском фотокомикса «Спроси у Шавали», узнать о конкурсе для молодых писателей «Илһам». Страница «Zooмир» расскажет о секретах содержания коз, а «Площадка соревнований» научит играть во флорбол. С помощью «Витаминной азбуки» читатели смогут подготовиться к школе, при этом узнать о пользе каждого витамина.
«Сабантуй» журналының август саны бик «тәмле»! Чөнки ул аш-су темасына багышлана. Телеңне йотарлык рецептлар, иң файдалы ризыклар, иң кирәкле витаминнар – барысы да бу санда!
Журнал укучылар 13 яшендә 50 дән артык ризык әзерли белүче кыз – Зәйнәп Насыйбуллина белән танышыр. «Беләсем килә!» сәхифәсе май, аксым һәм углеводларның организмга ни өчен кирәк булуын, аларның кайсы ризыкларда аеруча күп икәнлеген аңлатыр. Оста куллы малайлар аш бүлмәсе өчен агач каптыргычлардан аскуйма ясарга, ә уңган кызлар песиле тоткыч тегәргә өйрәнер.
Мәгълүм булганча, аш бүлмәсенең үз кагыйдәләре бар. Кызыклы уен аша аларны истә калдыру җиңел булачак. Кагыйдәләр белән танышкач, тәмле-тәмле ризыклар әзерли башларга да мөмкин. Аларның рецептын укучылар «Тәмлетамак» сәхифәсеннән карый ала. Ризык пешкән арада кызыклы тест үтәргә була: «Сабантуй» журналы кешенең холкын аның нинди җиләк-җимеш яратуына карап белергә тәкъдим итә. «Уен сәгате» сәхифәсендәге биремнәр вакытны тагын да күңелле, кызыклы, файдалы уздырырга булышыр.
Бу санда шулай ук «Шәвәлидән сора» фотокомиксының 7 нче чыгарылышы белән танышырга, яшь иҗатчылар өчен «Илһам» бәйгесе турында белергә дә мөмкин. «Zooдөнья» сәхифәсе кәҗә асрау серләре турында сөйли, ә «Ярыш мәйданы» флорбол уйнарга өйрәтә. «Витаминлы әлифба» ярдәмендә укучылар, һәр витаминның файдасын укый-укый, мәктәпкә әзерләнә ала.