0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
123 рубля
Подробнее favorite_border

 «Татарстан»ның август санында сезне кызыклы язмалар көтә.  
Журнал хәбәрчебезнең Курган өлкәсе Йолдыз авылында булып кайтканнан соң язган репортажы белән ачылып китә. Курган өлкәсендә Эчкен – Йолдыз исемле зур татар авылы барлыгын киң җәмәгатьчелек 7 май кичендә белде: ике сәгать эчендә авылның өчтән ике өлеше янып көлгә әйләнде. Икенче көнне 228 йортның юкка чыкканы, җиде кешенең гомере өзелгәне билгеле булды... Шул олы фаҗигадән соң авыл ничек яши? Хәбәрчебез, Курган өлкәсендә булып, әле һаман да бу зур тетрәнүдән һушына килеп җитмәгән халык белән аралашып кайтты. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шураның күчмә утырышын үткәрде. Төп тема – ике ай эчендә Йолдызда ниләр эшләнгән, тагын кемнәргә кичекмәстән ярдәм таләп ителә.  Татарстан милләттәшләрен авыр көннәрдә ташламый – язмабыз шул турыда.
     Шулай ук бу санда сез композитор, бик күп популяр җырлар авторы, бүген дә иҗатын, педагоглык эшен ташламаган Риф Гатауллин белән кызыклы әңгәмә укырсыз.
Тарихи сәхифәләребез дә бай: укучыларыбыз Гомәр Терегулов шәхесе, Сембер татарлары тарихында зур эз калдырган Бәхтиевләр нәселе белән танышыр.
Әдәби сәхифәбездә Айгөл Әхмәтгәрәеваның “Төсле моң” әсәрен тәкъдим итәбез.
Рәхәтләнеп укыгыз!