0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
45 рублей
Подробнее favorite_border

На обложке солнечного и яркого августовского номера – популярный татарский блогер Ильнар Идрисов. Ильнар рассказал о своём бренде, рекламе и поклонниках. Для нашей фотосессии он даже полез на дерево – короче, получился классный материал.
В рубрике «Шәхес» поговорили с музыкантами Айратом и Миляушой. Айрат – саксофонист, он поделился опытом работы в труппе Ильсии Бадрутдиновой. А Миляуша – певица, она рассказала о том, что же многим не хватает для популярности в этой сфере.
В рубрике «Ачыш» тебя ждёт текст про «тюбиков». Да, про тот самый тип парней, который уже стал мемом. Поговорили о них с психологом.
Также в этой рубрике подготовили интервью с косплеером, где она рассказала о плюсах и минусах своего хобби.
Какие фразы нельзя использовать при общении с парнями? А с девушками? Подготовили для тебя карманный словарик – чем заменить неэкологичные фразы при общении с противоположным полом.
А специально для рубрики «Иҗат» мы подготовили список из 25 книг. Там есть и детективы и психология и любовь – всё самое интересное из разных жанров.  
Якты, аяз күкле август саны тышлыгында – иң популяр татар блогерларының берсе Илнар Идрисов! Илнар үз брендына бәйле нинди планнар коруын, аена күпме реклама тәкъдиме килүе һәм урамда танучылар аңа кем дип дәшүе турында сөйләде. Безнең журнал өчен фотосессиядә үзен кызганмыйча агачка да үрмәләде, түбәгә дә чыкты Илнар, кыскасы, шәп материал әзерләдек!
«Шәхес» сәхифәсендә шулай ук абыйлы-сеңелле музыкантлар – Айрат һәм Миләүшә Закировлар белән сөйләштек. Айрат Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашса, Миләүшә сәнгать өлкәсендә уңышка ирешер өчен сәләттән кала ниләр кирәклеге турында сөйләде.
Шулай ук, безнең якын дусларыбыз сәлкешләр белән дә таныштырачакбыз сине бу санда. Синең кебек үк актив, дөньяга ачык егет-кызлар үзләренең хыяллары турында сөйләде.
«Ачыш» сәхифәсендә синең өчен, бәлки, инде ачыш та булмаган «тюбиклар» турында язма бар. Ничек андый егетләр үзләренә карата һәм ни өчен алардан читтәрәк йөрү кирәк – бу турыда психолог белән сөйләштек. Бу сәхифәдә сине косплеер белән язма да көтә – ул бу хоббиның ни дәрәҗәдә популяр булуы, күпме чыгымнар таләп итүе һәм тәнкыйть турында сөйләде.
«Тәҗрибә» сәхифәсендә сине БДИдан соң барлыкка килгән төшенкелек халәте, үз-үзебезне тотышыбызга балачактагы аерым хәлләрнең ничек тәэсир итүе турында язмалар көтә. Шулай ук һәм егетләр һәм кызлар өчен сүзлек әзерләдек – үзара аралашканда нинди фразаларны куллану тыела, һәм ул фразаларны нәрсәләр белән алыштырырга була.
Ә «Иҗат» сәхифәсе өчен без детектив, фэнтези һәм психология жанрларына караган 25 шәп китап тупладык. Һәм, әлбәттә, хикәя һәм сканворд – аларсыз булмый.
Рәхәтләнеп укы!