Корзина
Товар
Кол-во
Цена

журнал . татарстан №7

На татарском языке

Tatarstan_07_402_2025_TAT_1_OBL.jpg
Tatarstan_07_402_2025_TAT_22-23.jpg
Tatarstan_07_402_2025_TAT_46-47.jpg
Tatarstan_07_402_2025_TAT_80-81.jpg
Tatarstan_07_402_2025_TAT_содержание.jpg
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
Изображение товара
179 ₽

Описание

 «Татарстан» журналының июль санында укыгыз:

Татарстан: даһилар төбәге

Июль аенда ялдан да яхшырак нәрсә булырга мөмкин? Тик бер нәрсә бар – ял Татарстанда булырга тиеш. «Татарстан» журналы редакциясе моны җәй саен гамәлдә исбатлый, чөнки тулы составта республика  буйлап сәяхәткә чыга. Төрле елларда чираттагы ялыбызны Идел, Чулман, Нократ һәм Агыйдел ярларында үткәрдек. Татарстан күлләрен күреп ләззәтләндек, кайвакыт экстримнан да баш тартмадык. Тыюлыклы урманнар арасына кереп, Болгар белән Зөянең, Чистай белән Алабуганың архитектура җәүһәрләренә һәм борынгы һәйкәлләренә сокландык...

    Ә быел нишләргә? Үткәннәрне кабатларгамы?! Юк, әлбәттә! «Татарстан»ның быелгы ял маршруты күңелле генә түгел, истәлекле, танып-белүне тирәнәйтерлек тә булырга тиеш, дип хәл ителде редакция планеркасында. Без танылган якташларыбызның яшәү һәм иҗат итү урыннары буйлап сәяхәткә чыгарга карар кылдык. Татарстан үзенең матурлыгы белән генә түгел, күренекле шәхесләре белән дә дан тота бит. 

     Әгәр басмабызны укыгач, сез дә безнең юлдан сәяхәткә чыгасыгыз килә икән, димәк, ялыбыз уңышлы  да, файдалы да узган.

Күпмилләтле җәй 

Татарстанда җәй – чын мәгънәсендә бәйрәм! Бәйрәмнәр, дөресрәге! Нигездә, милли бәйрәмнәр. Чөнки республикада 175 милләт вәкиле яши. Әгәр сез безнең кунакчыл Татарстаныбызга җәй көне килеп төшәсез икән, бу бәйрәмнәрнең берсенә булса да эләкми калмаячаксыз! Ә инде эләгәсез икән, әзер булыгыз: сезне анда ашатачаклар-эчертәчәкләр, әйлән-бәйләннәрдә катнаштырачаклар, җырлап-биеп күңелегезне күрәчәкләр! Бәйрәм күрсәтә торган «хезмәтләр»нең колориты белән күплеге кабул итә торган якның традицияләренә турыдан-туры бәйле: русча, татарча, удмуртча, мордвача, марича, чувашча... Сезнең күңелгә кайсы якынрак – рәхәтләнеп сайлагыз! Безнең үзебезгә – барысы да бердәй һуш! Без бит – күпмилләтле, җирле халык. “Татарстан”ның июль cанында халыкларның бәйрәмчә дуслыгына сез дә кушылыгыз!  

Үзебезнең Тымытык

Картада ике Тымытык авылы күрсәтелгән. Икесе дә Ык елгасы буенда җәелеп утырган. Картаны зурайтыбрак карагач, аңлашыла: авылларның берсе – Татарстанга, икенчесе Башкортстан Республикасына карый. Ык елгасы өстенә салынган бер бәләкәй күпер аерып тора үзләрен. Әлбәттә, без Азнакай районындагы Тымытык авылына юл тоттык. Журналыбызның июль санында 

тарихлы, атаклы авыл турында укыгыз. 

Перейти к описанию

Похожие товары