Описание
«Татарстан»ның август санында тәкъдим итәбез
“Мин мактауга мохтаҗ түгел...”
Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров редакциябезгә ап-ак күлмәктән килеп керде. Һәм, уенын-чынын бергә кушып, сөйләп китте:
- Сезнең янга гына шулай ак күлмәктән килдем дип уйладыгызмы? Ялгышасыз, мин гел шулай йөрим...
Ирексездән елмаештык, чынлап та, кияү егете диярсең!
- Рәшит абый, бер дә картаймыйсыз, - дибез. Ә ул карыша:
- Ю-у-ук, кызлар, картаям. Кайчакта көзгегә карыйм да үземне танымыйм...
Әйе, бүгенге әңгәмәдәшебез сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, иркенләп утырып укыгыз: кызык фикерләр ишетерсез.
Бәйрәмнәр көтә
Җәйге көннәр күзгә күренеп кимүгә таба бара. Бу мәңгелек, туктатып калып булмый торган гаделсез процессны ничек соң бераз гына салмакландырырга? Ничек кенә бу матур көннәрне озынайтырга?
Хәер, сәбәпләр юк түгел, бар бит! Әле алда безне күркәм бәйрәмнәр көтә. Август азагында Республика һәм шәһәр көнен билгеләп үтәсебез бар. Татарстан бу бәйрәмгә нинди уңышлар белән килә? Яраткан республикабыз, меңьеллык тарихка ия мәркәзебез ирешкән казанышлар турында август санында укып белә аласыз. Бәйрәмнәр дигәннән, күптән түгел генә татар вакытлы матбугатының беренче карлыгачы – Петербургта басыла башлаган “Нур” газетасының 120 еллыгын билгеләп үттек. Басмабызда шул турыда саллы гына язма урнаштырылды. Газета-журналлар дигәч, Матбугат йортының 90 еллыгын да онытмадык.
Көмеш-Күл: исем җисемгә туры килсә...
Җәйнең санаулы көннәре калып барганда Мамадыш районының иң матур исемле авылына сәяхәт кылдык – Көмеш-Күл. Баксаң, авылның атамасы элек башкача булган. 20 нче гасыр уртасындарак, төгәлрәк әйтсәк, 1954 елда халык, үзара киңәшләшеп, әнә шундый исем сайлаган. Дөрес, авылда әлегә көмеш күл юк. Тик бик тиздән исеме җисеменә туры киләчәк икән. Бу хакта һәм тормышларыннан ямь-тәм табып яшәүче Көмеш-Күл халкы турында басмабызның традицион “Авылларыбыз” рубрикасында танышыгыз.