0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
119 рублей
Подробнее favorite_border

Сентябрьский номер 2024 года журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала.
В 9-ом номере журнала “Безнең мирас” были опубликованы новые труды, касающиеся нашего исторического, литературного, духовного, философского и художественного наследия, содержательные и поучительные заметки, ценные воспоминания, интересные находки. А так же много материалов посвященных 30-летию Духовного управления мусульман Российской Федерации. Из нового номера вы можете прочитать содержательные беседы с ректором Казанского высшего мусульманского медресе им. 1000-летия принятия ислама Ильясом хазратом Зиганшиным, председателем Духовного управления мусульман Российской Федерации, председателем Совета муфтиев России, шейхом Равилем хазратом Гайнутдином и заслуженным художником РФ, действительным членом Российской академии художеств, кандидатом исторических наук, профессором Лейлой Хасьяновой.
Вы знаете татарские мечети в Москве?
Какие работы выполняли касимовские купцы Кастровы?
Каким был татарский мир 100 лет назад?
Кто основал татарское отделение КГУ?
Кто такой сын маячника или разносторонний талант?
Знаете ли песню (романс) “Таинственные глаза”?
Как готовится Касимовский лаваш?
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Габдурашит Ибрагимов, Рустам Набиуллин, Дамир Хайретдинов, Ахмед Макаров, Дамир Мухетдинов, Айдар Хайретдинов, Ренат Абянов, Марат Сафаров, Айдар Хабетдинов, Ильдар Аляутдинов, Диляра Ахметова, Халида Багаутдинова, Лябиб Лерон и т.д., напечатанных в новом сентябрьском номере журнала «Безнен мирас».
У кого есть память, у того есть что сказать... Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру. Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»!
Сохраним наше богатое наследие вместе!
 
“Безнең мирас” журналының 9 нчы – сентябрь ае саны мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм галим Каюм Насыйриның “Китап-әт-тәрбия” исемле хезмәтеннән алынган гыйбрәтле хикәят белән ачыла. Олуг галимнең әлеге хезмәтендәге тәрбияви хикәятләр һәм нәсыйхәтләр белән журналның киләсе саннарында да танышып барырга мөмкин булачак.
 “Безнең мирас” журналының 9 нчы санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 еллыгына, тарихыбызда тирән эз калдырган олуг шәхесләребезгә багышланган күп материаллар урын алган. Яңа саннан Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин һәм РФнең атказанган рәссамы, Россия сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты, профессор Ләйлә Хәсьянова белән тирән эчтәлекле әңгәмәләрне дә укый аласыз.
Мәскәүдәге татар мәчетләрен беләсезме?
Касыйм сәүдәгәрләре Кастровлар нинди эшләр башкарган?
100 ел элек татар дөньясы ничек булган?
КДУның татар бүлегенә кем нигез салган?
Маякчы улы яки күпкырлы талант иясе кем ул?
«Серле күзләр» җырын (романсын) беләсезме?
Касыйм ләвәше ничек пешерелә?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны “Безнең мирас” журналының 9 нчы – сентябрь саныннан, аерым алганда, Габдерәшит Ибраһимов, Рөстәм Нәбиуллин, Дамир Хәйретдинов, Әхмәд Макаров, Дамир Мөхетдинов, Айдар Хәйретдинов, Ренат Абянов, Марат Сәфәров, Айдар Хәбетдинов, Илдар Аляутдинов, Диләрә Әхмәтова, Халидә Баһаветдинова, Ләбиб Лерон һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
 “Хәтере барның – әйтере бар”, – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! “Безнең мирас” журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! “Үткәне барның – киләчәге дә бар”, – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!