0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
119 рублей
Подробнее favorite_border

Октябрьский номер журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала.
В этом номере журнала представлены и новые ранее неизвестные сведения о Каюме Насыри. С ними вы познакомитесь из статьи сотрудника музея Эльмиры Хузиевой “Ученики Каюма Насыри”.
В 10-м номере журнала “Безнең мирас” были опубликованы новые труды, касающиеся нашего исторического, литературного, духовного, философского и художественного наследия, содержательные и поучительные заметки, ценные воспоминания, интересные находки.
что прославил Шаймурзу на весь мир?
    Кто открыл Салиху Сайдашу путь в мир музыки?
Каким был татарский мир 100 лет назад?
Знакомы ли вы с семейными реликвиями Дрожжановского района?
Знаете ли вы секреты выращивания бусенника и способы делать из него четки?
Как Гаяз Исхаки относился к татарской литературе и что написал об этом?
    Какова история написания песни «Вернитесь, журавли?»
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Габдурашид Ибрагимов, Гаяз Исхаки, Сагадат Исхакый-Чагатай, Рустам Набиуллин, Лена Гайнанова, Руфина Фаттахова, Фардия Сафаргалиева, Лябиб Лерон, и т.д., напечатанных в новом октябрьском номере журнала «Безнен мирас».
Также из этого номера можно прочитать интервью с одним из организаторов “Мочалеевских чтений” заместителем руководителя Исполнительного комитета Дрожжановского муниципального района по экономике, финансам и сельскому хозяйству Ильмиром Расиховичем Измайловым и директором Тетюшского лесхоза Раисом Шамилевичем Халитовым.
У кого есть память, у того есть что сказать... Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру. Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»!
Сохраним наше богатое наследие вместе!
“Безнең мирас” журналының 10 нчы – октябрь ае саны мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм галим Каюм Насыйриның “Китап-әт-тәрбия” исемле хезмәтеннән алынган гыйбрәтле хикәят белән ачыла: “Нуширван падишаһ сараенда бер гөруһ хакимнәр бер мәслихәт хосусында сөйләшеп утырырлар иде. Ул мәҗлестә Бөзәрҗөмһөр бар иде. Әмма ул, һич сүз дәшмәенчә, сөкүт кыйлып утырыр иде. Әйттеләр: «Йә Бөзәрҗөмһөр, син бу хосуста безнең сүземезгә бер дә катышмайсән», – диделәр. Бөзәрҗөмһөр әйтте: «Вәзирләр – табиблардыр: авыру түгел кешегә дару бирмәйләр. Мин күрәмен ки, сезнең фикерегез растыр, бу тәкъдирдә минем катышуымның хикмәте бер дә юктыр», – диде.
Әй угыл, Бөзәрҗөмһөрдән сиңа тәрбия шулдыр ки: хакимнәр булып хакимнәр урынсыз йирдә кеше сүзенә катышмадылар. Кешенең сөйләшә торган сүзен кисеп сүз әйтмәк – начар холыктыр. Әгәр кеше сүзенә катышмакчы булсаң, мәҗлесдәшләрең сүздән туктаган арада катышкайсән”.
Олуг галимнең әлеге хезмәтендәге тәрбияви хикәятләр һәм нәсыйхәтләр белән журналның киләсе саннарында да танышып бару мөмкин булачак.
Журналның бу санында Каюм Насыйри хакында моңарчы билгеле булмаган яңа мәгълүматлар да бирелгән. Алар белән сез музей хезмәткәре Эльмира Хуҗиеваның “Каюм Насыйри шәкертләре” дигән мәкаләсеннән танышырсыз.
“Безнең мирас” журналының 10 нчы санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
    Шәйморзаны дөньяга кем таныткан?
    Сәйдәшкә музыка дөньясына юл ачкан шәхес кем?
100 ел элек татар дөньясы нинди булган?
Чүпрәле районының гаилә ядкярләре белән танышмы сез?
Мәрьям ана гөлен үстерү һәм аннан тәсбих ясау серләрен беләсезме?
Гаяз Исхакый татар әдәбиятына нинди карашта торган һәм бу турыда нәрсәләр язып калдырган?
    «Кайтыгыз, торналар» җырының язылу тарихы нинди?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны “Безнең мирас” журналының 10 нчы – октябрь саныннан, аерым алганда, Габдерәшит Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Сәгадәт Исхакый-Чагатай, Рөстәм Нәбиуллин, Лена Гайнанова, Руфина Фәттахова, Фәрдия Сәфәргалиева, Ләбиб Лерон һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
Әлеге саннан шулай ук «Мунчәли укулары»н оештыручыларның берсе, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад, финанслар һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Ильмир Расих улы Измайлов һәм Тәтеш урман хуҗалыгы директоры Рәис Шамил улы Халитов белән әңгәмәләрне дә укырга мөмкин.
“Хәтере барның – әйтере бар”, – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! “Безнең мирас” журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! “Үткәне барның – киләчәге дә бар”, – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!
Со всеми товарами можно ознакомиться в нашем магазине "ТАТМЕДИА"