0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
125 рублей
Подробнее favorite_border

«Мәгариф» журналының сентябрь ае саны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән әңгәмәдән башланып китә. Республиканың баш мөгаллиме яңа уку елы алдыннан мөгаллимнәрне борчыган сорауларга да җавап бирә.
Лаеш районында узган август киңәшмәсе уңаеннан мәгариф өлкәсендәге уңышларны һәм авырткан урыннарны барлаган язма мәгариф хезмәткәрләренә кызыклы булыр.  
«Методбүлмә» сәхифәсе кунагы – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова. Яңа уку елында яңа норматив-база документлар, эш планнары, методистлар өчен кирәкле чыганаклар турында сөйләшү.  
Татарстанның халык укытучылары күп түгел. Сентябрь санында Саба районыннан Гөлнур Байкиева белән таныштырабыз.
Кайбыч районының Олы Подберезье авылы мәктәбеннән репортаж, ясалма фәһемне татарчага өйрәтүче яшь галим Райнур Хәсәнов белән әңгәмә дә тәкъдим ителә.
Сентябрь саны Казанның 181 мәктәбе эшчәнлегенә багышлана. Биредә әлеге уку йортынының директоры Динә Абдуллинаның креатив фикерләре һәм мөгаллимнәрнең кызыклы дәрес эшкәртмәләре, укыту алымнары белән танышырга мөмкин.