Вы можете выбрать товар из Каталога.

«Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналының март саны Фәйрүзә Мөслимова шигырьләре белән ачыла.
2023 ел – «Дастаннар елы» уңаеннан «Мирас» сәхифәсендә тарихчы Дамир Исхаков «Халкыбызның эпик әсәрләрендә милли тарих» дигән мәкаләсе белән чыгыш ясый.
Чәчмә әдәбият – Гүзәл Галләмова романының дәвамы, Миләүшә Каһарманованың «Сигезенче март» хикәясе, ә шигъри сүз И. Юзеев исемендәге әдәби премия иясе, шушы айда 65 яшьлеген билгеләп үтүче Айрат Суфиянов, шагыйрьләр Рәфикъ Юныс, Фирүзә Җамалетдинованың иҗат үрнәкләре белән тәкъдим ителә. Март аенда шулай ук 65 яшен тутыручы Рәзинә Насыйбуллина шигырьләре яңа санның «Юбилей» сәхифәсендә урын алды.
Ә «Илһам канатларында» рубрикасы ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 60 ел тулу уңаеннан шушы төбәк иҗатчыларының шигырь һәм хикәяләре белән таныштыра.
Журнал укучылар әлеге санда җыр сәнгатенә гомерен багышлаган Әнәс Фәйрушин белән әңгәмә, Айрат Суфияновның яңа китабына күзәтү белән таныша ала. Рамазан Кәбиров, Лилия Галитзуллина, Әнвәр Шәрипов мәкаләләләре «Әдәби мохит» сәхифәсендә урын алды.
Наил Шәрифуллин «Дөньяга бер караш» сәхифәсендә үзенең замана хикмәтләренә карата фикерләре белән уртаклаша.
Юмор сөючеләргә Риф Йөзлекбайның сатирик хикәясе тәкъдим ителә.
«Мәйданчык» кушымтасы бу айда балаларны Гөлчирә Нәҗметдинова шигырьләре белән шатландыра.
Мартовский номер литературно-художественного, общественного журнала «Майдан» предлагает читателю разноплановый богатый материал. Открывается он стихами Файрузы Муслимовой. Проза представлена продолжением романа «Кайту» Гузель Галлямовой, рассказом Миляуши Кагармановой «Восьмое марта». А поэтическое слово – стихами Айрата Суфиянова, который отмечает в этом свое месяце 65-летие, Рафика Юнуса, Фирюзы Замалетдиновой. В рубрике «Юбилей» читатель может ознакомиться с творчеством Разины Насыбуллиной, которая в этом месяце тоже отмечает свое 65-летие.
Статья Дамира Исхакова в рубрике «Наследие» посвящена творческому наследию татарского народа, ученый-историк размышляет об отражении национальной истории в эпических произведениях татарского народа. В этом номере читателю предложены также статьи Лилии Гибадуллиной, Лилии Галитзуллиной, Рамазана Кабирова, Анвара Шарипова, интервью с Анасом Файрушиным.
А вот Наиль Шарифуллин традиционно делится своим «Взглядом на жизнь».
Рубрика «Әдәби берләшмәләрдә» («В литературных объединениях») предлагает читателю стихи и рассказы альметьевцев, сплотившихся в литературное творческое объединение ровно 60 лет назад.
Привлекающее внимание своей красочностью и уже давно полюбившееся детям приложение «Майданчык» в мартовском номере представлено стихами Гульчиры Назметдиновой.