0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
89 рублей
Подробнее favorite_border

Йолдызлы март санын тизрәк кулыңа ал! 
Тышлыгыбыз герое - 17 яшьтә йолдыз ачкан галим Илһам Галиуллин гаҗәеп фән дөньясы турында сөйләр. Шул ук рубрикада хатын-кызларга фәнни караш ясарбыз. Сүз уңаеннан, бу санда күбрәк хатын-кызлар турында язмалар урын алды. Кызлар турында татар җырларына аккордлар тәкъдим иттек, хатын-кыз авторларның иң шәп әсәрләрен тупладык, беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкова турында комикс бирдек.
21 гасыр татар хатын-кызы нинди уй-борчулар белән яши?  Журнал битләрендә барыбызга да кагыла торган дога укый аласыз.
Әгәр сез нефть һәм химия тармагы кызлар өчен түгел, дип уйлыйсыз икән, ялгышасыз! “Казаньоргсинтез”да эшләүче кызлар бу фикернең киресен исбатлады.
Журнал битләрендә сәхнә йолдызлары белән интервью да бар: ДЫШАТЬ сәхнәне психотерапевт кабинеты белән тиңли, ә Кариев театры артисты, перформансчы Альбина Ногманова аны бушану урыны дип саный. 
Музыка сөюче укучыларыбыз өчен дә кызыклы язмалар тәкъдим иттек: MINGAZOV кавер төркеме белән таныштырдык һәм заманында бик популяр булган Ittifaq рэп төркемен искә төшердек. 
Март аен күңелле үткәрергә теләсәң, тизрәк «Идел»нең йолдызлы санын укы һәм ышан: «Галәм көзгесендә безнең чагылыш бар».