0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
119 рублей
Нет в наличии

Февральский номер 2024 года журнала «Безнен мирас» открывается философскими строками известного татарского просветителя Каюма Насыри взятыми из книги «Китап-әт-тәрбия». С рассказами и наставлениями великого ученого можно будет ознакомиться и в следующих номерах журнала.
Во 2-ом номере журнала “Безнең мирас” были опубликованы новые труды, касающиеся нашего исторического, литературного, духовного, философского и художественного наследия, содержательные и поучительные заметки, ценные воспоминания, интересные находки.
Как мусульмане соблюдали гигиену у кочевников евразийских степей?
Каково завещание поэта Дауда Губайди?
Каким был татарский мир 100 лет назад?
Получит ли Ижевск статус села-музея?
Знаете ли вы о деревне с семью мечетями?
"Правильно ли читать хутбу на татарском языке?»
На эти и другие вопросы вы сможете найти ответы в статьях известных личностей, ученых и писателей, таких как: Габдурашид Ибрагимов, Ахмедхади Максуди, Гаяз Исхаки, Мухаммет Магдеев, Рустам Набиуллин, Лябиб Лерон, Раиф Марданов, Ильдар Киямов, Ленар Абзалов, Ариба Айтуганова, Нурсия Шайдуллина, Айзиряк Гареева-Акчура, Айзиля Сабирова, и т.д., напечатанных в новом февральском номере журнала «Безнен мирас».
В этом номере также представлена беседа с главой Агрызского муниципального района Ленаром Фаридовичем Нургаяновым.
 У кого есть память, у того есть что сказать... Знайте свою историю и гордитесь своими славными предками! Берегите родной язык и национальную культуру. Будьте вместе с журналом «Безнен мирас»!
Сохраним наше богатое наследие вместе! 
“Безнең мирас” журналының 2 нче – февраль ае саны мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм галим Каюм Насыйриның “Китап-әт-тәрбия” исемле хезмәтеннән алынган гыйбрәтле хикәят белән ачыла: “Юнан вилаятендә бер кәрванны талап, хисапсыз малларын алып киттеләр. Сәүдәгәрләр бик егълаштылар, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм теләмәделәр. Ни файда? Ул кәрван эчендә Локман хәким бар иде. Берәү әйтте: «Йә, хәким, ул угрыларга берничә хикмәт кәлимәләре әйтче, таки малларыбызны кайтарып бирсеннәр», – диделәр. Локман әйтте: «Аларга хикмәтнең тәэсире тимәс», – диде. Ягъни, кара күңелгә хикмәт вә вәгазь әйтеп, ташка кагып булмайдыр, диде...”
Олуг галимнең әлеге хезмәтендәге тәрбияви хикәятләр һәм нәсыйхәтләр белән журналның киләсе саннарында да танышып бару мөмкин булачак.
 “Безнең мирас” журналының 2 нче санында да тарихи, әдәби, рухи, фәлсәфи һәм сәнгати мирасыбызга кагылышлы яңа хезмәтләр, тирән эчтәлекле һәм гыйбрәтле язмалар, кадерле истәлекләр, кызыклы табышлар урын алган.
Евразия далалары күчмәннәрендә мөселманнар гигиенаны ничек саклаган?
Шагыйрь Даут Гобәйдинең васыяте нинди?
100 ел элек татар дөньясы ничек булган?
Иж-Бубый авыл-музей статусын алырмы?
Җиде мәчетле авыл турында беләсезме?
«Татарча хөтбә уку дөресме?»
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны “Безнең мирас” журналының 2 нче – февраль саныннан, аерым алганда, Габдерәшит Ибраһимов, Әхмәдһади Максуди, Гаяз Исхакый, Мөхәммәт Мәһдиев, Рөстәм Нәбиуллин, Ләбиб Лерон, Раиф Мәрданов, Илдар Кыямов, Ленар Абзалов, Әрибә Айтуганова, Нурсөя Шәйдуллина, Айзирәк Гәрәева-Акчура, Айзилә Сабирова һәм башка шәхесләрнең тирән эчтәлекле хезмәтләреннән һәм язмаларыннан таба аласыз.
Әлеге санда шулай ук Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ленар Фәрид улы Нургаянов белән әңгәмә дә урын алган.
 “Хәтере барның – әйтере бар”, – ди зирәк халкыбыз. Барыбызга да тарихи хәтерле, имин, сау-сәламәт һәм бәхетле булып яшәргә язсын! “Безнең мирас” журналы белән һәрчак бергә булыгыз! Бай мирасыбызны бергәләп саклыйк һәм киләчәк буыннарга тапшырыйк! “Үткәне барның – киләчәге дә бар”, – дигән гыйбрәтле әйтемне беркайчан да онытмыйк!