0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: нет в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
69 рублей
Нет в наличии

Сәлам! Ниһаять, без сине «Ялкын»лы февраль ае саны белән таныштырырга әзер. Бу сан аеруча кызыклы һәм файдалы килеп чыкты!

Февраль саны тышлыгында – җырчы керәшен кызы Яна. Сәләтле кыз үзенең халык көйләренә гашыйк булуы, милли бизәнү әйберләрен ясавы, шулай ук иҗат өлкәсендә кумирлары белән бүлеште. 

«Шәхес» сәхифәсе бер сәхнәдә танылган җырчылар – Венера Ганиева, Салават Фәтхетдинов һәм Ришат Төхвәтуллин белән чыгыш ясаган кыз Гөлия, татар Егор Криды исемен яулаган Радик һәм рус телендә хикәя, шигырьләр язучы Маша белән таныштырачак.

«Ачыш» сәхифәсе битләрендә шәхси эшмәкәрлек һәм бизнес белән шөгыльләнү серләренә төшенәчәксең. Яңа электрон көндәлекнең плюсларын да биредә китердек. Шулай ук биредә сине шәхес психотипларына экскурс, Фиджитал Уеннар һәм никтофилия турында язмалар көтә.

Постер исә бу санда аеруча илһамландыра, чөнки ул 14 февраль – Гашыйклар көненә багышланган!

«Тәҗрибә» сәхифәсе «Ялкын» редакциясендә эшләүчеләрнең беренче мәхәббәтләре турында бүлешүе белән башланып китә. Моннан тыш, син татар телендә кызыклы проектлар эшләүчеләр белән танышачаксың. Биредә «кринж валентинкалар», психологик сүзлек һәм кыз белән егет арасындагы «Ана һәм бала» мөнәсәбәтләре турында язма да урын алды. «Оялчан алма» сәхифәсе дә бик актуаль сорауны күтәрә.

«Иҗат» сәхифәсен «Бремен музыкантлары» фильмына бәяләмә, кыска метрлы кино һәм «Сәләтсез» комиксы белән тулыландырдык.

 

 

 

 

 

Привет! Наконец, мы готовы представить тебе февральский номер журнала «Ялкын». Он получился особенно интересным и полезным!

На обложке февральского номера – кряшенская певица Яна. Талантливая девушка расскажет о своей любви к народным песням, создании национальных украшений, а также поделится своими кумирами.

Страницы рубрики «Личность» встретят тебя девушкой, которая на одной сцене выступала с известными певцами – Венерой Ганиевой, Салаватом Фатхутдиновым и Ришатом Тухватуллиным. А еще ты узнаешь, кто такой татарский Егор Крид, познакомишься с Машей, пишущей на русском языке рассказы и стихи.   

На страницах «Открытия» ты ознакомишься секретами индивидуального предпринимательства и ведения бизнеса. Также мы поделились здесь плюсами нового электронного дневника, экскурсами в психотипы личности и  материалами о Фиджитал Играх и никтофилии.

Ну а постер в этом номере особенно вдохновляет, потому что он сделан специально ко Дню Святого Валентина!

В рубрике «Опыт» редакция журнала «Ялкын» делится своими воспоминаниями о первой любви. Кроме того, ты познакомишься с создателями интересных проектов на татарском языке. Здесь же ты найдешь «кринж валентинки», психологический словарь и статью об отношениях. Интересной будет рубрика «Оялчан алма», в ней мы раскрыли очень актуальный и волнующий многих вопрос. 

Страницы рубрики «Творчество» мы дополнили рецензией на фильм «Бременские музыканты», материалом о короткометражном кино и комиксом.