0 Корзина 0 руб.
Наличие товара: в наличии
Доставка в отделение "Почты России"
Самовывоз из офиса АО "ТАТМЕДИА" (Казань, ул.Декабристов, 2)
49 рублей
Подробнее favorite_border

“Чаян”ыбызның яңа саны чыкты.
Гадәттәгечә, аның беренче битендә редакторыбызның көн кадагына суккан гадәти шигъри юллары бирелгән.
Бик үк тикшерелеп бетмәгән, ачык булмаган чыганаклар аша ниләр мәгълүм:
- Штрафлар җыю тармагы илебездә иң алдынгы сафларда бара икән,
- хәерчелеккә каршы көрәшкә “Просрочка” кибетләре ачылу игътибарга алынган,
- дөнья игътисады бик нык какшый башлаган – халык бары тик үзенә иң кирәкле әйберләрне генә сатып ала икән һәм шундый башка шундыерак яңалыклар.
Республикабыз пирамида төзүчеләр краена әверелгәнлеге турында “Кем миллиардер булырга тели” фельетоны үзенә җәлеп итеп тора.
“Абау” сәхифәсендә мондый темалар:
- Лениногорск ЮХИДИ начальнигының какшаган кәнәфие,
- шикле аракылар белән тулы казанлы гаражы,
- Казан тирәсендәге караучысыз юл.
“Көлке терапиясе”ндә укучыларыбыз күңел төшенкелегеннән һәм ямансулыктан чиратсыз-нисез, полиссыз, прививка аласыз.
“Үткәннәргә карыйк каерылып” сәхифәсендә күптәнге шаян темалар кузгатыла – алар хәзер дә актуаль тема булып чагылалар.
“Чаян”ның әлеге февраль санында үткен карикатуралар, мәзәкләр, шигырьләр, афоризмнар һәм традициягә кергән “Чаянворд” – “Уйна да, уйла да”.